Укытучы хезмәте - сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр. Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалмасын дип, юл өйрәтеп, хәреф танытучы иң беренче кеше - укытучы. Нәни баланың күңеле уңдырышлы җир-ана кебек, ә укытучы аңа белем орлыклары сала. Бу орлыклардан исә игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар үсеп чыга, ныгый. Әйтерсең лә, укытучы үзенең җанын-тәнен телем-телем кисәкләргә бүлеп балаларга өләшә.
Нәкъ менә укытучылар мәгърифәт дөньясына алып керә, хәреф танырга, язарга өйрәтә, белгәннәрен укучылары хәтеренә сеңдерергә тырыша, тәрбияле булырга өнди. Мордовиядә 481 гомуми белем бирү мәктәбендә 9 меңгә якын (8580) укытучы хезмәт итә. Югарыда әйтелгән сүзләр нәкъ алар турында. Хөрмәтле укытучыларыбыз! Чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Авыр, әмма мактаулы хезмәтегездә һәркайсыгызга иҗади уңышлар насыйп булсын. Һәркемгә ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр телибез.
Бүген сезне Атюрьево районы Усть-Рахмановка гомуми урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Римма Шәмил кызы Теркулованың эш тәҗрибәсе белән таныштырабыз.

Продолжение темы читайте в материале "Туган тел - ана теле"