Гомеренең күп өлешен балаларга аң-белем биргән, олы җанлы, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер булган, халык хөрмәтен  яулаган, милли үз-аңлы Рима Зәкәрья кызы Ляпинаның тормыш бәйрәме, аңа - 55 яшь!
Хөрмәтле Рима!
Шушы күркәм бәйрә-мең белән чын күңелдән котлыйм. Аллаһы тәгалә төрле мөмкинлекләрне, кыйммәтле сыйфатларны мул итеп биргән үзеңә: сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, көчле рухлы, кешелекле.  Кадошкино районы Большие Поляны авылынды туып үсеп, укытучылык профессиясен үзләштергән белгеч буларак гомереңне балаларга хәфер танытып белем бирәсең. Яраткан тормыш иптәше һәм сөекле Ана, кадерле Әбәй, татар мәдәниятының йолдызчыгы булдың - һәрбер башлаган эшеңне җиренә җиткереп эшлисең.
Кадерле Рима дустым,  туган көнең белән котлап, иң изге, матур теләкләремне юллыйм. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Тормыш иптәшең Фәрит Халил улы белән мәхәббәтле озын гомер, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар телим. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Тормышка ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер ит, гаилә шатлыгы, балаларыңның, оныкларңның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай!

Иң изге теләкләр белән
яшьлек дустың Наилә