Инсультлар ешлыгы буенча Россия дөньяда икенче урында. Бөтен дөньяда ел саен 6 миллион инсульт була, шуларның 450 меңе Россиядә. Бу  - һәр минут ярым саен безнең илдә бер кешедә инсульт була дигән сүз.
Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр саны елдан-ел арта. Йөрәк авырулары яшәрә, утыз биш яшьлекләрне җиңә бу авыру дигәнне еш ишетергә туры килә. Әлеге мәсьәлә ил күләмендә зур борчу уята. Узган елда инсульт-инфарктларны кисәтү юнәлешендә тормышка ашырылган бер төркем чаралар кеше югалтуларын бераз киметергә (3,4 процентка) мөмкинлек бирде үзе. Моңа хөкүмәт Программалары буенча медицина матди-техник базасының да елдан-ел ныгуын, авыруларга ярдәм итү өчен мөмкинлекләрнең арта баруын да язмый булмый. Әмма эшне дәвам итәргә кирәклеге көн кебек ачык. – Югары технологияле медицина ярдәме казанышлары булган коронар стентирование, тромболизис һәм башка йөрәк-кан тамырлары чире буенча операция ясаткан пациентларны даими күзәтү астында тотуны үтенечем үк дип тә белдерер идем,  - ди Саранск шәһәрендә урнашкан Мордовия Республикасы ГБУЗ «Поликлиника №2» ның 3нче поликлиник бүлеге функциональ диагностика докторы  Динара Аллям кызы Уторова.
Динара Аллям кызы кардиотопография (йөрәк потенциаллары урыннарын билгеләү) ысулын, йөрәктәге электр кыры үзгәрешенең яңа күрсәткечләр тарафыннан дипольнең түгәрәк буенча хәрәкәте һәм йөрәк авырулары вакытында үзгәреш нәтиҗәләрен компьютер һәм башка техник чараларда туплый. Бу эш белән унсигез ел шогыльләнә ул. Хезмәтен ярата һәм авыруларга профессиональ ярдәмен күрсәтә.
Кем ул, каян ул? Саранск шәһәре эшчеләре Аллям Сатдар улы Мангушев (тумышы белән Дубенка районы Ломат авылыннан) һәм Мясуда Умәр кызы Каримова (Ләмберә районы Кырви авылыннан) гаиләсендә Динаралары туып-үсә. Аллям Сатдар улы белән Мясуда Умәр кызының кызлары балачактан ук доктор булырга хыяллана. Шулай 24 номерлы мәктәбен уңышлы тәмамлагач, хыялын тормышка ашырып, башкалабыз медучилищесына укырга керә. Җәмәгать эшендә актив катнаша Динара һәм бик яхшы билгеләренә белем йортын тәмамлый. Бу гына аңа профессинал доктор булырга җитми: белемен тирәнәйтү максаты белән Н.П.Огарев исемендәге университет медфагына укырга керә. Аны да уңышлы тәмамлый. Хыялын чынга ашырып, профессиясе буенча 14 номерлы шәһәр поликлиникасында (хәзер ул икенче поликлиника) хезмәт юлын башлап җибәрә. Пациентлары аны тиз арада яратып өлгерә, коллективта хезмәттәшләре белән уртак тел таба. Динара Аллям кызы бер урында туктап торырга яратмый, белемен камилләштерә, курсларда укый. Бүген ул 1 категорияле доктор. Алда - югарысы.
Динара Аллям кызы Уторова “саулык-байлык” дигән мәкаль белән бик тә килешә. Берничә киңәшенә колак салыйк. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү өчен Динара Аллям кызы Уторова, функциональ диагностика докторы буларак, 5 күрсәткечкә игътибарлы булырга өнди. Кан басымы дәрәҗәсе 140/90нан артмаска, шикәр дәрәҗәсе иң күбе 5,5 миллимоль тәшкил итәргә, холестерин литрга 5,2 миллимольдән дә югарырак булмаска тиеш. Шулай ук тән массасы индексы да мөһим роль уйный. Норма 18,5дән алып 24,9га кадәр, дип санала. Һәм инде, әлбәттә, табиб тарафыннан билгеләнгән даруларны авыру кискенләшкән вакытта гына түгел, ә көн саен эчәргә кирәк дигән киңәшләрне истән чыгармаска куша.
Сәламәт йөрәк рецепты – күбрәк хәрәкәт итү, дөрес туклану һәм начар гадәтләрдән арыну. Аз хәрәкәт итү тазаруга китерә. Димәк, йөрәккә нагрузка арта. Спиртлы эчемлекләр куллану һәм тәмәке тарту шулай ук бер дә файдалы түгел. Алкоголь тәэсирендә кан тамырлары кысыла. Бигрәк тә йөрәкне кан белән тәэмин итүче тамырлар зарарлана. Кислород һәм туклыклы матдәләр җитмәү нәтиҗәсендә, йөрәк мускуллары әкренләп тоташтыручы тукымага әйләнә – атеросклероз авыруы барлыкка килә. Йөрәк-кан тамырларының кинәт тараюы стенокардия дип атала һәм бу күренеш еш кына үлемгә сәбәпче була. Тәмәке тарту да кан тамырларына зыян сала. Бер тәмәке “пыскыту”дан соң, тамырлар ярты сәгать буе кысылган хәлдә кала. Йөрәккә кан барып җитсен өчен, организмга өстәмә көч түгәргә туры килә. Менә ни өчен тәмәке тартучыларның, күбрәк яшьләрнең, йөрәге тизрәк таушала. Татарлар өчен туклану исә аерым мәсьәлә. Ит, бәрәңге, майлы ризык, камыр ашлары ярата бит безнең халык. Ә Саранскның 2 номерлы поликлиникасында функциональ диагностика докторы Динара Аллям кызы сүзләренчә, безгә күбрәк яшелчә, җиләк-җимешкә күчәргә кирәк.
Динара Аллям кызы тормыш иптәше Равиль Шәмил улы белән Юлия кызларына тиешле тәрбия бирәләр. Ул МГУның филфагы магистратурасында белем ала, шул ук вакытта юристлыкка да укый. Шәһәрдә туып-үсүенә карамастан, Динара ханым татарча матур сөйләшә, милли бәйрәмнәребездә тәмле-тәмле ашларыбызны пешерә; камыр ашлары уңа. Динебез кушканча, хәер-садакасын вакытында биреп тора. Менә шундый уңган ханым һәм доктор ул.

Наилә Насырова