Нәкыш остасы, сынчы, даһи скульптор С.Д. Эрьзяның 140-яшьлек Юбилее хөрмәтенә Россиянең төрле почмакларында төрле чаралар үтте.
Мәсәлән, Новороссийск шәһәрендә (1921-22 елларда яшәгән) Степан Эрьзяга (Нефедовка ) багышланган мемориаль такта ачылган. Мәскәүдә һәйкәл куелган, кендек каны тамган җирендә агачтан Сын аллеясы да 140-яшьлегенә багышланып урнаштырылган. Атаклы скульптор Олег Васильевич Яхонт үзенең 45 график эшен һәм 5 скульптурасын Сарансктагы Эрьзя музеена бүләк иткән. Туган Мордовия республикасы Ардатово районы Баево авылында VI Халыкара фәнни-практик конференциясе капиталь реконструкцияләнгән Музей-йортында үткән. Тантанага җирле сәнгать сөючеләр генә түгел, чит ил кунаклары да килгән. Анда Мәскәү, С.-Петербург, Алатырь, Воронеж, Дзержинск, Татарстан, Грузия, Аргентина эрьзивед - эзләнүчеләр катнашкан.
Мордовия мәгариф учреждение-ләрендә дә С.Д.Эрьзяның юбилеен билгеләп үттеләр: балалар бакчасында – даһи скульптор белән таныштылар, мәктәпләрдә – ачык дәресләр, иншалар яздылар, профессиональ училищелар, югары уку йорт студентлары – конференцияләрдә катнаштылар.Татар теле укытучылары да бу чараларның уртасында булдылар. Торбеево районы Татар Йөнәсе гомуми төп белем бирү мәктәбе завучы Альфия Мәхмүт кызы Агишева скульпторның 140-яшьлек Бәйрәмен мәктәп күләмендәге чара буларак ноябрь аенда үткәрәчәкбез, ди. Рузаевка районы Татар Пешлә урта мәктәбе укытучысы Сания Спартак кызы Саляева татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә скульптор турында мәгълуматларның яңаларын туплыйбыз, дип хәбәрләде. Режиссёр Андрей Новоселов Эрьзяның 140-яшьлегенә чыгарган «Возвращение гения» дигән кино-поэмасын карарга хыялланабыз, дигән планнары белән уртаклашты. Бу кино Юбилей чарасында беренче тапкыр аның исемен йөрткән музейда күрсәтелде.
Чараларның иң зурлары Саранск шәһәрендә  булды: С.Д.Эрьзя исемен йөрткән Республиканың сынлы сәнгать музеенда (барлыгы 15 000 экспонат) һәм Опера театры бинасында. Соңгысында үткән тантаналы җыелышта Мордовиябез Главасы Владимир Волков катнашты. Ул үзенең чыгышында төрле илләр белән аңлашылган сәләте, иҗаты белән Степан Эрьзя мордва халкын мактады һәм мордва милли мәдәниятенә бәяләп бетергесез өлеш кертүен билгеләде. Владимир Дмитриевич Волков: «Благодаря упорству, присущему мордовскому характеру, Эрьзя сумел покорить «упрямое» тропическое дерево кебрачо, и в руках Мастера оно ожило, запело», - дип тә әйтте.
Чарадагы чыгышында Россиядә Аргентина Посольствасы киңәшчесе-советнигы Орасио Лассари Матьео даһи скульптор белән горурланып болай диде: «Эрьзя - один из немногих российских художников, кому удалось заслужить мировое признание. Одну из площадей Буэнос-Айреса украшает созданный Эрьзей памятник. И мы гордимся тем, что именно аргентинский период сыграл значительную роль в его творчестве», -ди.
Тантанада Владимир Волков скульпторны мәңгеләштерүдә зур өлеш керткән кешеләргә, музей хезмәткәрләренә, яшь сәләтләргә (стимуллаштыру максаты белән) регионыбызда һәр ел бирелә торган Эрьзя исемле Премияләрне тапшырды.
Даһи скульптор Степан Дмитриевич Эрьзяга багышланган чаралар ел буе үтәр.

Наилә Насырова