Машина йөртүче профессиясе юлларда беренче тәгәрмәчле үзе йөри торган арбалар барлыкка килгәннән бирле хөрмәттә. Елдан-ел автомобильләр үзгәрә, аның белән бергә шофер профессиясе дә үзгәрә, шомара бара. Яшь булсалар да, тәҗрибәле Марат Алешев, Шамиль Кильдеев һәм Марат Капкаев Кадошкино районы администрациясе гаражындагы 7 төрле автотранспортны «җигәләр» егетләр. Хуҗалыкның иң фидакарь, тырыш, тәҗрибәле хезмәткәрләре бу өч егет. Эш тәҗрибәләре егермешәр ел инде аларның. Кечкенәдән үк техника арасында уралып үскән малайларның куллары теләсә кайсына ятып тора. Ике дистә ел эчендә йөк машиналары, автобуслар һәм җиңел машиналарның рульләрен әйләндерергә туры килгән аларга.
Администрация машина паркына алар бер ук вакытта киләләр дип тә әйтергә мөмкин һәм шул вакытта ук нык коллектив та формалаша. Кирәк булса, бер-берсенә ярдәмгә “әйт” дигәндә килеп җитәләр. Эшләре үзенчәлекле. Хезмәтләре башка шоферларныкыннан аермалы. Нәрсә белән диярсез - юл бит бер һәм баранка да! Җавап берничә өлештән тора. Беренчедән, транспортның теләсә кайсы төрендә дә бер-берсен алыштыра алалар, икенчедән, үз урыннарында - белгечләр, өченчедән, Мордовиядәге һәрбер районны, шәһәрне, урамны белә Марат Алешев, Шамиль Кильдеев һәм Марат Капкаев. Чөнки алар – район һәм республика күләмендә үткән һәрбер чарада катнашалар. Катнашалар дип, чараларда катнашучыларны вакытына исән-имин алып баралар һәм кайтарып куялар. Районның төрле административ хезмәткәрләрен дә төрле йомышлары белән башкалабызның берьюлы төрле оешмаларына алып киләләр. Экскурсияләргә дә чыгалар. Биредә маршрутны белү таләп ителә, ягулык һәм вакытны да үлчи белү шарт. Әле бит аларны көтеп торулары ни тия! Бер кешене дә югалтырга ярамый бит. Чыдамлылар алар. Бик уңган, тырыш, халык белән тиз арада уртак тел дә таба беләләр, җаваплы кешеләр: аларның  машиналары һәрвакыт төзек, чиста, юлга чыгарга әзер.Уңышларының нигезендә туган җиргә, үз эшеңә булган мәхәббәт ята. Алар туган якларын ташлап, бәхет эзләп әллә кайларга китмиләр. Кендек каны тамган җирдә төпләнеп, нигез коралар, тату гаиләләрендә балалар тәрбиялиләр. Менә шулай Мордовия юлларын яхшы белгән, булдыклы шоферлар - Марат Алешев, Шамиль Кильдеев һәм Марат Капкаев яшиләр һәм хезмәт итәләр.

 

Наилә Насырова