«Участковый» сүзе  «участие» дигән-нән алынган. Катнашмый гына ничек инде барлыкка килгән киеренкелекне, мәсәлән,ир белән хатын арасында туган киеренкелекне,авыл халкының законлы хокукларын саклый, тәртип һәм кануннарны бозучылар белән көрәшсен инде?
Ренат Рәшит улы Сюндюков – участковый полиция вәкиле, авыл халкының законлы хокукларын саклый, тәртип һәм кануннарны бозучылар белән көрәшә. Темников районы полиция бүлегендә 2011 елдан алып хезмәт итә. Аның участогында 26 авыл һәм анда яшәүче 2 мең 600 кеше. Күпчелек халык дус-тату яши, әмма бар эчкечеләр, сугышчылар, наркоманнар, акылсызлар- психлар, бар гаиләдә дебоширлар; баларына кайгы китергән тәртипсез әти-әниләр дә юк түгел. Ренат Рәшит улының биш еллык участковый эш тәҗрибәсе тартмасында нинди генә авыр вакыйгалар белән очрашу юк! Тагы ярты елга бер тапкыр булса да халык җыены үткәреп эшләнелгән эшләр турында отчет тоту, атнага берничә тапкыр гражданнарны шәхси кабул итү, участковый формасы «акылга килергә» ярдәм иткәннәрнең һәрберсенә кереп чыгу һәм башка, һәм башка төрле вазыйфалар йөкләтелгән аңа.
Яшьлеккә хас энергия һәм омтылышлар белән башлап җибәрә Сюндюков Ренат Рәшит улы участковыйлык эшен. Башта аның карамагында булган авылларында яшәүчеләр белән танышып чыга, кем нинди уйлар белән яши, шуны аңларга тырыша. Участогында бөтен нәрсәне контрольдә тота башлый, тырышып эшли. Халык та яшь полицейскины әйбәт кабул итә.
Тыгыз эш графигына исләр китә. Аңа авыр түгелме дигән сорау да туа. «Юк, - ди Ренат Рәшит улы. Эчке эшләр бүлегенә 2003нче елны, Армия сафында хезмәттән соң, теләп килдем. Башта водитель буларак урнашкан идем. Соңрак, МВДның Түбәншәһәр академиясен тәмамладым. Участковый хезмәте кызыклы миңа һәм халыкның ышанычын да яулый белергә кирәк бит».
Темников районы Участок бүлекчәсендә участковыйлар бер-берсен тулысынча алыштыра ала. Хезмәт ялына-отпускага, коллегалары өч айга белем камилләштерегә дип укырга киткән чакта аның участогы да синеке була. Эш ике тапкыр күбәя. Бу вакыт анда нәрсә булганы, нинди вакыйгалар белән тулганы өчен Син җавап кайтарасың. Шуңа өстәп, кәгазь эшләре дә койрык буларак ялганып килә. «Ренат Ряшидович булдыра, - дигән бәяне М. И. Николаев, шәхси состав белән җитәкчелек иткән ОВД начальнигы ярдәмчесе ишеттерә. – Хәзер, бүлек җитәкчесе ялда чакта, аны алмаштыра». Тагы ОВД эзләү-оператив группасы составында 24 сәгать буена дежур тора алар. Эшләрнең бихисап булуына карамастан, бик тырыш һәм тәртипле гаиләдә туып үскән полиция капитаны Ренат Рәшит улын өендә һәрвакыт тормыш иптәше белән кызы көтеп ала.
Ниндирәк җинаятьләр була авыл җирендә дигәч ул: «Авыл халкы тәртипле, нигездә законга буйсынып яши, җинаять кылуның начар гамәл икәнен күңеленә сеңдергән. Шулай да хокук тәртибен бозу очраклары гел булып тора. Авыл җирендә бу нигездә кеше милкен урлау: шәхси хуҗалыклардан бөртек, фураж, металл ватыгы итеп тапшырырлык нәрсәләр, терлек... исерек килеш бәйләнешеп китеп башка кеше сәламәтлегенә зыян китерү, хәтта үтерү очраклары да булгалый. Гаиләдә чыккан җәнҗаллар да кайчак полиция катнашыннан башка гына тынмый. Төрлесе була инде, участковыйга эшсез торырга туры килми».
Бер участокта 5 ел эшләп, Ренат Рәшит улы Сюндюков участогында яшәүчеләрне бик яхшы белеп бетергән, билгеле. Участокка кергән авыллар халкы да аны үз иткән. “Ул бит һәркем белән аралаша, иренеп тормый, өйләргә дә керә, яше-карты белән уртак тел табып сөйләшә,”– диләр участковыйлары турында Тархан авылы җирлеге советында.

Н.Хәлил