Җир йөзендә яшәү хокукын алган, яшәү бәхетенә ирешкән һәр кешенең үз юлы, үз сукмагы бар. Гадәттә, каршылыкларны җиңә-җиңә, алга баручы кешеләр тыйнак та, горур да, дәрәҗәле дә, зыялы да, шул ук вакытта гади дә булалар.Үз-үзенә һәм башкаларга таләпчәнлек, хезмәт сөючәнлек, тырышлык һәм эшне ахырына кадәр җиткерә белү, туры сүзле булу - андыйларның асыл сыйфатлары. Нәкъ менә шундый сыйфатларга хас, Торбеево районы Жуково авылында (Жуку Торбееводан ерак түгел) гомер итә торган Фатих Загидулла улы Ингельдеев турында бу язмам.
Фатих Загидулла улы Ингельдеев Атюрьево районы Усть-Рахмановка авылында колхозчылар гаиләсендә туа. Гаиләдә ике малай һәм ике кыз бала бергәләп рәхәтләнеп туган яклары, аның халкы, гореф-гадәтләре һәм табигатенә гашыйк булып үсәләр. Бүген дә алар өчен туган Искилләре (Усть-Рахмановка), Тенешләре (Тенишево) ядкарь булып күңелләренә сузылган. Мәктәп тәмамлаганда һөнәр сайлау алдында тормый егетебез-карары ныклы була: авыл хуҗалыгы белгечлеге алырга һәм туган якта төпләнеп калырга! Ул Усть-Рахмановка урта мәктәбен тәмамлап, 1968нче елны Н.П.Огарев исемен йөрткән МГУның авыл хуҗалыгы факультетына зоотехник белгечлеге алырга дип керә. Биш ел йотлыгып белем алу, теорияне практика белән ныгыту һәм – менә инде зоотехник дипломы кесәдә! Юллама буенча, Фатих Загидулла улы Ингельдеев Жуково авылы «Красная Мордовия» племзаводына зоотехник булып җибәрелә. Яхшы белгеч һәм оста оештыручы буларак әлеге өлкәдә күп хезмәт куя ул. Аннары идарә рәисе итеп сайлана. Туган җирен җаныннан артык күреп яраткан, аны данга күмәр өчен сәламәтлеген дә, көчен дә, белемен һәм сәләтен дә кызганмыйча эш күрсәткән кешеләр генә чын-чынлап уңышка ирешә ала торгандыр. Үз өстенә бихисап мәшәкатьләр йөкләгән җитәкче кешедән бу җәһәттән йөзләтә, хәтта меңләтә тырышлык таләп ителә, ә андый йөкне, билгеле булганча, тарта алырдайлар иңенә генә йөклиләр. Кулында ут уйнат-кан, тотынган эшне җиренә җиткереп башкармыйча тынычланмый торган егет, әлбәттә, җитәкчелеккә дә ошамый калмый.Тәвәккәллек, каршылыклар алдында каушап калмыйча, аларны җиңә бару сәләтләре анда остазыннан да күбрәк булгандыр әле. Зур, алдынгы хуҗалыктагы дистәләгән автотранспорт чаралары, йөзәрләгән төрле механизмнарны көйле эшләтүгә ирешү, юк заманда мал-туарга кирәкле дарулар, азык, яңа техника юнәтү өчен күпме чабарга, дипломат сәләте күрсәтергә, ихтыяр көче белән алдырырга туры килүен мондый мәшәкатьләр үзәгендә кайнап караган кеше генә белә торгандыр. Шулай Фатих Загидулла улы Ингельдеев 1977дән алып 1985нче елга кадәр «Красная Мордовия» племзаводы директоры булып эшли.
Олы үзгәрешләр китергән, илнең сәяси корылышының астын өскә әйләндергән туксанынчы еллар башы җитә. Базар шартларына яраклашу өчен кыенлыклардан курыкмый торган инициативалы, яңача карашлы җитәкчеләр таләп ителә. Район җитәкчелеге дә инициативалы, кешеләр белән уртак тел таба белүче егеткә күптән күз салып куйган була инде. Шулай хезмәт биографиясенең яңа битләрен ачып җибәрә Ф.З.Ингельдеев; ППО «Торбеевский» ит комбинатына эшкә җибәрелә. Анда җәмәгать эшләре башкара – комбинат профсоюзының җитәкчесе була. Һаман да авыр хезмәт башкара - кешеләр белән эшли. Көчле шәхеснең ныклы терәге - бердәм командасы белән уртак яулана бу уңышлар. Ул гомере буена ярдәмләшеп эшләгән үзенең җитәкчеләрен - Камиль Абидулла улы Чумарин, Юрий Дмитриевич Медведев, Виктор Степанович Бирюков белән горурланып, ихтирам итеп хәтерендә тота. Аның турында да җылы сүзләр әйтәләр. Элек «Торбеевский» ит комбинатында эшләп алган, хәзер корреспондент Лариса Тишкина-Лазарева болай ди: «Минем өлкән товарищларым һәм наставникларым - Мордовия журналисты Юрий Михайлович Сеничев һәм районда өлкән җитәкче Фатих Загидуллович Ингельдеев ... миңа кемнән үрнәк алырга бар; алар миңа балачактан ук кадерлеләр».
Заман нинди генә булса да, дөньяны булдыклылар тота, тормышыбыз алар белән гөрләп бара. Ә инде ил-көнебезне нурландырып-балкытып яшәүче, җаваплы эшендә тырыш хезмәтләре белән армый-талмый Торбеево районы халкының бүгенгесе һәм якты, матур киләчәге турында хәстәрлек күрүче, туган ягының данын еракларга таратучы җитәкчедән уңу - зур бәхет. Фатих Загидулла улының «Торбеевский» ит комбинатындагы җитәкчелек стажы утыз елдан артып китте! Бүген хуҗалык эшләре буенча җитәкче урынбасары буларак хезмәтен дәвам итә ул. Әйтеп китәргә кирәк, 2001нче елдан башлап «Торбеевский» ит комбинаты ООО ПК «Талина» агрохолдингы составында тора. Фатих Загидулла улы Ингельдеевның хөрмәтле җитәкче булуына зур бүләкләре дәлил. Бүген ул хезмәт ветераны, күптөрле Россия, Мордовия грамоталарына, дипломнарга ия.
Менә шул көн-төн чабулар, беткесез мәшәкатьле көннәрдән соң яшь кешенең кичләре дә бар бит әле аның. Шәхси тормышны да тәртипкә саласы бар. Фатих Загидулла улы уңган, белемле, булдыклы Атюрьево районы Пешли авылы кызын үзенә карата. Мордовия мишәрләренә хас гореф-гадәтләре буенча, башкодалар җибәреп, бирнәләр бирешеп, киленкәйгә бал-майлар каптырып 1976нчы елның августында гөрләтеп туй уйныйлар. Сәйран Афиятулла кызы профессиясе буенча бухгалтер. Темник техникумында белем алган. Аның да хезмәт юлы җитәкчелектә үтә: налоглар буенча баш инспектор, 10 ел буена статидарәдә хезмәткәре, ОО «Энергия»дә главбух булып эшли. Үз бәхетләрен үз куллары белән корган, йөрәк җылысын беркемгә дә кызганмаган Фатих Загидулла улы тормыш иптәше Сәйран Афиятулла кызы белән тормышта үз урыннарын тапкан балалары - Тамара һәм Динараның, оныклары - Алина белән Аминаларының бик-бик яратуларын, туганнарының һәм якыннарының, дусларының хөрмәтен тоеп яшиләр. Мактаулы хезмәткәрләр, чын күршеләре Валентин Алексеевич белән Михаил Васильевич алар турында: “Порядочно-образцовая гаилә”,- диләр.
Гомер - аккан су, диләр. Сиздермичә генә килеп лаеклы ял яше ишек какканын тоймыйсың да. Ир-ат өчен иң җимешле, иң мәртәбәле чор әле ул. Ил хастәрен чын иргә йөклиләр, диләр. Фатих Загидулла улы Ингельдеевның алга яңадан-яңа максатлар алып, туган җиренә, халкына тугрылыклы хезмәт итәр чагы гына. Киләчәктә дә шулай булсын, дип өметләнәбез.

Наилә Насырова