Кадошкино районы Латышовка гомуми урта белем бирү мәктәбендә “Милләтара һәм конфенцияара мөнәсәбәтләр гармонизациясе” темасына район Түгәрәк өстәле үтте. Катнаштылар: мәктәп җитәкчеләре, закон сагында торучылар, район мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, укучылар һәм укытучылар. Терроризм, экстремизм бүгенге көндә иң куркыныч социаль күренеш. Физик көч кулланып халыкны куркыту, төрле дин һәм милләт кешеләренең үзара ышанычын бетерү, дәүләт институтларына психологик басым ясарга омтылу, явыз максатларны тормышка ашыру өчен кешеләрне җәлеп итәргә тырышу – аның максаты. Аларга каршы көрәшү дөнья җәмәгатьчелегенең иң зур һәм катлаулы бурычларының берсе. Терроризмга, экстремизмга каршы бары тик бердәм булып көрәшкәч кенә җиңеп була.Мордовия җирендә күп гасырлар дәвамында йөздән артык милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Үзара аңлашу, бер-берсенең гореф-гадәтләренә, мәдәни һәм рухи кыйммәтләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт республикабызда тынычлыкның һәм иминлекнең төп нигезе булып тора. Терроризм, экстремизм кебек тискәре, кешелек дөньясы өчен куркыныч булган күренешләрне булдырмау өчен аңлату эше мәктәпләрдә дә алып барыла. «Шөкер, халкыбыз үзара аңлашып, тату яшәп, милли һәм дини низагларга керми. Бу яктан бездә тыныч, - дип сөйләде Латышовка урта мәктәбе укытучысы Ф.Х.Турчаева. - Шул рәвешле балалар һәм яшьләргә төрле канунсыз формаль булмаган берләшмәләр турында сөйлибез, аларга кушылырга ярамаганлыгын аңлатабыз, гражданлык һәм патриотизм хисен тәрбиялибез».
Кадошкино районы прокуроры ярдәмчесе Д.М. Гавин, очрашудагы чыгышында укучылар, төрле ситуациягә очраган вакытта әни-әтиләренә, укытучыларына, закон сагында торучыларга таянсыннар, ярдәм табарлар, дип әйтте. Үз-үзеңә бикләнмәскә чакыра ул, чөнки экстремизм милләт һәм диннән башка килеп чыгарга булдыра. ПП №10 ММО МВД России «Ковылкинский»ның өлкән участковые С.А. Радынов очрашуда социаль челтәрдәге медиабезопасность сорауларына тукталды. Кадошкино районы администрация белгече Т.В. Горшкова да Интернет челтәрдәге саклыкка чакырды. «Нур» дигән җирле мөселман оешмасының җитәкчесе Руслан Зариф улы Поташов укучыларга мөрәҗәгатендә ислам дине тарихы һәм үзенчәлекләре турында сөйләде. Ислам диненең исеме үк “тынычлык” дигәнне аңлата, ди ул. Руслан Зариф улы төрле конфессия кешеләрен бер-береңә ихтирам күрсәтергә, аңлашулы диалог булдырырга чакырды. Милләтләр арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлашканлык – илебез халкының олы казанышы. Без аны сакларга һәм ныгытырга тиешбез, диде.
Уртак йортыбызның иминлеге, якыннарыбызның, туганнарыбызның, балаларыбызның, оныкларыбызның исәнлеге безнең һәрберебездән тора. Һәм Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен без гражданлык хисен, милләтләр бердәмлеген ныгытачакбыз, милли, дини яки социаль экстремизмга каршы көрәш алып барабыз.

 

Наилә Насырова