2017 ел Россиядә Экология елы дип игълан ителде. Экология елы кысаларында Кадошкино районы Большие Поляны гомуми төп белем биргән мәктәптә «Кошларга ярдәм итик» дигән экология акциясе  үткән.
Чараның максаты укучыларны Кошлар көне тарихы белән таныштыру, аларга булдыра алган кадәр файда һәм яхшылыклар да башкару иде. Педагоглар коллективы тагы экологик грамоталылыкны арттыру, тирә- якка кызыксыну булдыру, Җир-анабызны саклау кебек сыйфатлар өстендә төрле чаралар аркылы булдырдылар. Мәсәлән, башлангыч сыйныф укытучылары Адилә Фәрит кызы Байбекова, Римма Зәкәрья кызы Ляпина Халыкара кошлар көненә багышлап экологик дәресләр (кунаклар да чакырганнар) үткәрделәр. Алар Халыкара көн тарихы, кошлар тормышы һәм туган як кошлары турында сөйләгәч, укучылары якын дусларыбыз булган кошлар турында шигырьләр яттан сөйләделәр, рәсем конкурсында, викториналарда катнаштылар, республикабызда “Кошлар йорты» акциясендә катнашып призлы урыннар яуладылар. Атналык күләмендә ясаган кош ояларын мәктәп тирәсенә элгәч, сыерчыклар үз итеп шунда яши дә башладылар.