Һәрбер авылда үзенең һөнәр осталары булган. Алар – балта осталары, калайчылар, тимерчеләр, тегүчеләр, аш-су осталары...Гасырлар буена нинди генә ашамлык пешермәгәннәр алар. Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек» әсәрендә дә коймак пешерү турында язылган. Бик борынгыдан килгән коймак пешерү рецепты турында сүзем. Хәзер аны пешерә белүче сирәк. Әмма Кадошкино районы Латышовка авылында шундый кеше яши.
Аш-суга осталык - зур дәрәҗә. Гомер-гомергә авылның иң уңган кешесе аш-суны оста пешергән; ул кайсы йорт кунак җыя, шунда барып табын әзерләшкән. Гадәттә, ул белемне дә, тәҗрибәне дә өендә, мич янында туплаган. Ә хәзер исә пешекчеләр әзерли торган уку йортлары бихисап. Аерым төр ризыкны әзерләргә өйрәтүче курслар, мастер-классларның да исәбе юк. Теләгең булсын да, ялкауланма гына! Әмма барыннан кадерле һәм тәмле борынгыдан килгән милли ашларыбыз. Якты күңелле, оста куллы, бер эштән дә курыкмаган Хаят Хөсәен кызы Бикмурзинаны кайнанасы Нәфисә Рамазан кызы үз дә иткән һәм коймакны да борынгыларча пешерегә ул өйрәтеп калдырган. Нинди соң коймак һәм ничегрәк пешерәсез дигән соравыма Хаят ханым:
- Татар халык ашы булган блины, оладьи сүзенең тәрҗемәсе - коймак. Ә безнең якта нечкәләре, калыннары, чүпрәле һәм содаласы - беленнәр, ә коймак – ул аерым рецепт белән калын иттереп пешерелә торган ашамлык. Мордовия татарлары тү (тары ярмасын тү яртасы дип борынгыдан әйтеп киләләр, аны төеп он ясаганнар) коймагын пешерә. Аны җиренә җиткереп пешерү өчен, башта тары ярмасын киледә төеп, үрә кайнатырга кирәк. Аннары аны аерым технология буенча ачыта һәм чечетә дә белү таләп ителә. Аннан соң гына ике төрле он - тары ярмасы һәм бодай оны кушып, тоз-шикәрен, йомыркасын салып сөткә изеп камыр ясыйм, дип рецепты белән уртаклашты Хаят Хөсәен кызы.- Борынгылар шулай иттереп пешергәннәр. 27 ел элек тү коймагын зур мичтә пешерә башладым, ә хәзер – газ плитәсендә. Бу осталыкка кайнанам Нәфисә Рамазан кызы өйрәтеп калдырды, ә мин кызым Светланага өйрәтәм.
Бер эштән дә курыкмаган Латышовка авылында Сания Гани кызы белән Хөсәен Хәсән улы гаиләсендә, дүрт малай белән бергә, Хаят исемле кыз туып-үсә. Туган авылы мәктәбен гел бишле билгеләренә генә тәмамлагач, Инсар шәһәре училищесында бухгалтерлык профессиясен үзләштерә. Хыялында югары белем алу булуына карамастан, Равиль Хаким улына кияүгә чыга. Гаиләдә ике бала туа. Шул вакыт авыл клубында берьюлы директор да, китапханәче дә, худрук та булып 9 ел эшләп ала ул. Авыл һәм район күләмендә төрле чаралар үткәргән; үзе шигырьләрне сәнгатьле иттереп яттан сөйлгән, авыл ансамблендә җырларга да яраткан. Латышовкада ОАО «Лисма» - Кадошкино электротехник заводы (КЭТЗ) филиалы ачылгач, анда да 3 еллап эшче буларак хезмәт итә ул. Филиал ябылгач, 9 ел авыл кибетендә, “Камок”та, сатучы булып та эшли; белгечлеге буенча бухгалтер бит ул. Татарларда «егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дисәләр, Хаят Бикмурзина турында да шуны ук әйтә алабыз дип уйлыйм. Чөнки тормышта нинди генә эшләрдә эшләргә туры килми язма героема. Яңадан Кадошкино КЭТЗсында эшләп алгач, Инсар шәһәре ООО «Ксенон» заводында, үзе әтмешли, гади эшче буларак хезмәт биографиясен бүген дәвам итә. Эштән курыкмый ул; эш батыры.
Хаят Хөсәен кызы Бикмурзина гомере буе халыкка яхшылык эшләргә тырыша һәм эшли, изгелектә аның күңеле һәм тормыш девизы да - булдыра алган кадәр җирдә яхшылып эшләп калу. Гаиләсе өчен бар көчен куя. Ике матур баласына – Кәмил белән Светланага, югары белем биреп олы юлга чыгара ул. Балалары да үзенә охшаган, ахры, улы – көмеш медаль белән туган авылы мәктәбен тәмамлый, кызы – гел бишле билгеләренә. Әниләренең хыялын тормышка ашырып, икесе дә югары белем ала. Хаят ханым берүзе балаларына тиешле тәрбия бирә, чөнки гомере буе туган авылы малларын караучысы булып хезмәт иткән тормыш иптәше Равиль Хаким улы, кызганычка каршы, озакламый (13 ел инде) бакыйлыкка күчә. Бүген балалары Ковылкино шәһәрендә гаиләләре белән яшиләр; Кәмиле - охранада, Светланасы шәһәр мәгариф бүлеге бухгалтеры булып тырышып эшлиләр. Ике оныгы Линара белән Юлия, әти-әниләре белән Латышовкада яшәүче Хаять әбиләренә еш килеп, хәлен белеп йөриләр. Өйләренең ишеге бер дә ябылмый тора. Моңа Хаят Хөсәен кызының коймак пешерү остасы булуы да сәбәп. Милли традиция буларак, бүген дә тү коймагын дини бәйрәмнәрдә һәм олылап искә алу кичәләрендә пешереп табынга куялар. Кадерле ашны, аңа заказ биреп, тирә-күрше авыллары, Инсар һәм Кадошкино татарлар пешертәләр. Заводта хезмәт итүенә карамастан, якташларының теләген үти, йокылар йокламыйча төнге сәгать бердә булса да, тү коймагын пешерә Хаят ханым Бикмурзина. Кайчак көненә иллене дә, йөзне һәм артыграк та пешерергә туры килә аңа. Ничек якташлары соралган эшне үтәмәсен, пешерүчеләр юк бит. Менә шундый булдыклы да, игелекле дә кешеләребез яши безнең авылларыбызда.

Наилә Насырова