Шәһәр үзәге буйлап барганда, еш кына электрон тәмәке тартып баручы яшүсмерне очратырга туры килә. Яшьләр арасында “вейпер”лар саны көннән-көн арта, дип борчыла белгечләр. Бик аяныч: соңгы елларда электрон тәмәке, гади кальяннар модага кереде. Янәсе, ул, гади тәмәкедән аерылмалы буларак, кеше организмы өчен зарарсыз. Бу имеш-мимешкә ышанып, мода куучылар да күп булды. Вейперлар кулында гади генә тәмәке түгел, ә пар генераторы. Аны “вейп” (инглизчәдән vapour – “пар”) дип атап йөртәләр. Биредә тәмәке үсемлеге урынына махсус сыекча, ягъни “жижка” кулланыла. Шуңа күрә ул янмый, ә пар бүлеп чыгара. Вейперлар шул парны сулый. Сыекча глицерин, пропиленгликоль, никотин кебек матдәләрдән тора. Заманча электрон тәмәке тартучылар арасында яшьләр генә түгел, үсмерләр дә күп, ди статистлар. Чөнки парның зыяны юк дип уйлыйлар.
Электрон тәмәке дә, гади тәмәке кебек үк, зарарлы икәне ачыкланган. Бу өлкәдә галимнәр тәҗрибә дә үткәреп өлгергәннәр. 3D-принтердан кеше күзәнәгендә булган биополимердан ясалма үпкә чыгарлыган. Аңа, “үпкә”гә, электрон тәмәке пары җибәрелгән. Күзәнәкләр төтен тәэсире кебек үк, зур зарар күргән. Электрон тәмәке парында эретелгән химик катнашмалар җитештерүчеләр рекламасындагы сыман зарарсыз түгел икән. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, электрон тәмәке “корбан”нары арасында үпкә шеше, йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгу куркынычы бермә-бер арта. Пар өрдерүчеләр янында тору, тәмәке тартучыларга караганда да куркынычрак, дип тә кисәткәннәр. Чөнки һавага хром, никель кебек матдәләр бүленеп чыга.
Бер сәгать кальян тарту - берьюлы 20 тәмәкене тартып бетерүгә тиң. Россиядә 50 миллион кеше тәмәке тарта. Ир-атларның - 65, ә хатын-кызларның 30 проценты тәмәке пыскыта.
Тиздән вейп һәм кальяннарны тәмәкегә тиңләштерергә җыеналар. Моның турындагы закон Россия Дәүләт Думасының тиздән кабул ителүе мөмкин. Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев та тәмәке «газраиле»нә әйләнгән.
- Депутатлыкка кандидат сыйфатында очрашулар үткәргәндә, бик күп кеше кальян кафеларына зарланып мөрәҗәгать итте. Шушы мәсьәләне хәл итүгә алындым. Белгечләр әйткәнчә, кальян һәм, гомумән, тәмәке тарту наркологик авыруларга сәбәпче. Кальян тарту модасына аеруча яшьләр бирелде. Йөзләрчә машиналарда җыелышып, кальян тарталар. Кальян һәм электрон сигаретлар тартуга чикләүләр кертү турында закон проекты әзерләдек. Хәзер ул проект Россия Хөкүмәтенә бәяләмәгә тапшырылды. Хөкүмәт бәяләмәсеннән соң, проектны шушы җәйдә үк Дәүләт Думасында карый башларбыз дип уйлыйм, - диде Марат Бариев.
Әлегә кадәр җәмәгать урыннарында электрон тәмәке тарту тыелмаган икән, димәк рөхсәт.
Киләчәк буын исән булсын иде.

Н.Хәлил