Лаеклы бүләкләрен ГКУ «Социальная защита населения по Лямбирскому району» Лариса Хайдар кызы Васькинага идарә җитәкчесе Галия Харис кызы Батршина тапшырды.
Бу бүләк олы датага багышланган. 8 июнь - Социаль хезмәткәрләр көне. Бу көн Россия Президенты Указы белән 2000 елдан бирле уздырыла.
Россиядә мохтаҗларга социаль ярдәм күрсәтүнең үз тарихы бар. Петр I дәүләт социаль яклау системасына нигез салачак Указны игълан итә. Картлар, инвалидлар яшәгән йортларда авыруларны карасын, ярдәм итсен  өчен ун авыру кешегә бер сәламәт кеше булырга тиеш, дип язылган була анда. Социаль хезмәткәрләр көне - кемгәдер килгән авырлык, сынауларны, кемдер кичергән фаҗигане йөрәгенә якын алып, үзенекедәй кабул итеп, кешеләрнең рухи, матди хәлен яхшырту өчен барысын да эшләргә әзер булганнарның һөнәри бәйрәме ул. Социаль хезмәткәрләр,  жәмгыятебезнең социаль яраларын дәвалап, тормыш авырлыкларын җиңәргә булышып, дәүләтнең тотрыклылыгын тәэмин итүгә үзләреннән саллы өлеш кертә.
Ләмберәдәге шундый хезмәт кешеләре турында җитәкче:
- Районыбызда социаль яклау учреждениеләренең киң челтәре булдырылган, алар халыкка хезмәт күрсәтүнең өстәмә төрләрен кертәләр, эшнең сыйфатын яхшырту турында кайгырталар. Әлеге ярдәмне кырык җиде ГКУ «Социальная защита населения по Лямбирскому району» һәм егерме дүрт штатлы АНО СОГ «Яхшылык янәшәңдә» хезмәткәре күрсәтәләр. Тармагыбызда җиде йөздән артык төрле социаль ярдәм күрсәтү каралган, - ди ГКУ «Социальная защита населения по Лямбирскому району» директоры Галия Харис кызы Батршина. - Ялгыз кеше күңеленә юл табу, ата-ана назыннан мәхрүм калган баланы юату, инвалидлар тормышын җиңеләйтү, гаиләләргә әхлакый һәм матди ярдәм күрсәтү - болар барысы да социаль хезмәткәрләрнең көндәлек эше. Шул эшне бездә унбиш һәм аннан артыграк ел эшләгән хезмәткәрләребез байтак. Алар - Ольга Федоровна Кузьмина, Наиля Ильяс кызы Мухаева, Маидә Исхак кызы Исмаилова, Любовь Ивановна Биктеева, Равилә Каюм кызы Ипкаева. Аерым Лариса Хайдар кызы Васькинаның (фотода) әйтәсе килә; тырыш хезмәте лаеклы бүләк - Почетная грамота Министерства труда и социальной защиты населения Российской Федерации белән билгеләнде. Әйе, бездә бик тә мәрхәмәтле кешеләр эшли. Алар авыр хәлдә калганнар янында һәрвакыт. Шуңа аларга рәхмәтләрен белдереп әйткән җылы сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әле генә Лямбирәбез кешесе Наилә Абдулла кызы Вельяшова, социаль ярдәмгә мохтаж кешеләр өчен оештырылган матур бәйрәм өчен, хезмәткәрләребезгә зур рәхмәтен белдерде. Ә күпме җылы сүзләр ишетергә туры килә бик картайганнардан һәм ялгызлардан! Олы йөрәкле кешеләр алар.

Наилә Насырова