Күптәннән көн тәртибендә чишәсе мәсьәләләренең беренче урынында торган күпер төзелеп бетәргә җыена. Авыл халкының зираты, бер урам белән икенче урамны тоташтырган Исса елгасы аша сузылган күпер дөньяга туып килә.
Кадошкино районы Большая Поляна авылы шундый зур төзелешне күптән күргәне булмады. Халык олы бәйрәмне көткән төсле бу күперне монтажлауны көтә. Элекке агач күпер күптәннән эштән чыккан иде: сират күпереннән күчкән сыман күчте авыл халкы иске күпер аша. Мәетләрне дә җирләү өчен асылма күпердән зур кыенлык белән күчереп килделәр. Сайлаучылар наказында да күпер төзү берничә тапкыр ишеттерелгән иде.   Бүген күпер төзү азагына якынлаша. Түбәнсулы күпер - низководный мост булачак. Зур суларда яңа төзелгән объект, яки күпер, су астында калачак. Аны Түбән Яңашәһәрдән ООО «Мостострой»  бригадасы төзи. Белгечләргә, эшчеләргә ярдәмгә зур кран һәм башка техника бар. Моңа «Строительство дороги до улицы Октябрьская в селе Большая Поляна» программасы буенча республикабыз бюджетыннан дүрт миллион сум акча бүлеп бирелгән. Халыкка хезмәт итү срогы 50 ел дигән гарантия бирә төзүчеләр.
Шулай итеп Большие Поляны халкының теләге тормышка аша.