Рәсемдә Темников районы җитәк-чесе С.Н.Кизим  яшь активист Рушан Шехмаметьевка  Грамота тапшыра. Рушан – Беренче номерлы Темников гомуми урта белем бирү мәктәбендә укыган. Хәтта имтиханнарның авыр һәм җаваплы заманында да әтисенә бизнес эшләрендә ярдәм итүне туктатмаган. Хәзер Рушан Темников шәһәрендә яңа бина төзү дизайн-проекты өстендә эшли. Бина тирә-ягының дизайнын да, көн таләп иткәнчә, тырышып планлаштыра. Проект район күләмендә иң матурларның берсе булачак дип ышандыра.
Сессия башланыр алдыннан, С. Н. Кизим темников активистларын кече Ватаннарына мәхәббәтләре, конкрет эшләре, тапкырлыклары, зирәклекләре өчен бүләкләде. Ул, актив яшьләр район күләмендә карарларны кабул итүдә катнашырга тиешләр, чөнки яшьләр – безнең киләчәгебез, ә аларны табу өчен ешрак төрле кызыклы мәдәни һәм спорт чаралары үткәрергә кирәк, ди. «Дети растут, оканчивают школу и уезжают учиться, - дип нәтиҗә ясады җитәкче. - А вернутся ли они в район, став дипломированными специалистами? Чтобы они возвращались, в районе должно быть интересно и уютно жить; надо создавать условия для работы».
Темников районы депутатлары Советының чираттагы утырышында игътибар түбәндәге мәсьәләргә иде: район муниципаль милкен шәһәргә бирү (профтехучилище җирендәге котельнаяны күчерү). Район главасы С.Н.Кизим: «Объект будет передан специалистам по профилю, которые смогут поправить дела при финансовой поддержке», - ди җитәкче.