Һәр ел сәләтле балалар өчен Мордовиянең Краснослабодск районындагы «Сивинь» җәйге ял лагере базасында «Яшә, туган тел!» этномәдәни регионара сменасы эшли. Оештыручысы – Мордовия республикасы мәгариф министрлыгы. Быел ул 10 июльдә тантаналы рәвештә 13 тапкыр ачылды. 27нче июльгә кадәр 80 сәләтле бала ял итәр.
Рус, мордва һәм татар халыкның телен өйрәнү теләге булдыру, тарихына кызыксыну уяту, халыкларның милли-мәдәни үзен-чәлекләрен саклау, дуслыкны ныгыту, сәламәт яшәү нигезләрен формалаштыру – балалар өчен оештырылган «Яшә, туган тел!» дигән этник лагерьнең максаты. Бу лагерьдә Мордовиядән, Татарстаннан (Бугульма, Альметьевск шәһәрләреннән дә), Оренбург, Түбәншәһәр, Ульян, Мәскәү (Владимирдан) өлкәләреннән һәм Мәскәүдән туган теле, әдәбияты олимпиадаларында җиңүчеләр, туган теле һәм мәдәнияты буенча төрле конкурсларда, фольклор төркемнәрендә катнашкан балалар ял итә башладылар. Икенче ел беррәттән татар группасы белән Ләмберә районы Черемиш гомуми төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фазия Фәрит кызы Боярова эшли. Быел татар милләтле балаларыбыздан Ләмберә районы Пензятка авылыннан Карабдаева Сабина, Салимова Алина һәм Черемиштән – Зинченко Диана, Мансуров Ильдар, Маринова Дарина, Сюбаев Адель, Чураков Динар бу ял лагерена килделәр.
- Черемишлеләр тантаналы лагерь ачылышы вакытында «Яратыгыз» җырын башкардылар, - ди Фазия Фәрит кызы Боярова. Тамак ялгап, ял итеп алгач, зур концерт үтте. Анда да сәләтләрен күрсәтеп өлгерделәр; Мансуров Ильдар «Эх, матур кызлар» җырын, Чураков Динар «Әпипә»не башкарып барыбызның да күңелләрен күтәрделәр. Шулай итеп, «Сивинь»дә, сәләтле балалар өчен оештырылган этномәдәни лагерьдә, ял итүчеләр туган якларын, аның тарихын тирәнтен үзләштереп, өйләренә сәламәтлекләрен ныгытып, мәдәни баеп (вокал һәм хореография буенча), сабын кайнату серләренә төшенеп, балчыктан һәм агачтан чукып төрле фигуралар ясарга өйрәнеп кайтачаклар.