9нчы июльдә Адиля Мирза кызы Карабдаева профессиональ бәйрәмен - Россия почтасы Көнен билгеләп үтте. Быел февраль аенда бу өлкәдә хезмәт итүенә 55 ел тулды. Ул башкалабыз Саранск Главпочтамтының горурлыгы. Алла апа, дип дәшә аңа коллегалары, почтальонка - хат ташучыга.
Адиля Мирза кызы тумышы белән Мурманск шәһәреннән. 1957нче елны әти-әнисе, дүрт бала белән, Ләмберә районы Пензятка авылында яшәгән сукыр әбиләрен карарга дип күченеп килгәннәр. Гаилә башы - Саранск механик заводына, ә әнисе - Пензятка совхозына хезмәткә урнашалар. Кечкенә Адилә Пензятка мәктәбенең беренче классына барып җиде ел укый һәм унбиш яшьлек яшүсмер бала Саранск башкалабыздагы Главпочтамтына эшкә урнаша, чөнки бу яшьтә башка җиргә эшкә алмаганнар. Шул 1962 нче елдагы хәл турында язма герое: «Бүтән җиргә эшкә алучы булмаганга, бирегә килдем. Бу очракта да кеше ярдәме белән генә урнаштым, ди Карабдаева ханым. - Бүген дә хәтеремдә - минем өчен якташым Почтаның элекке начальнигы Витковскийдан соралды», - дип искә төшерә ул.
Шулай язма героебызның ярты гасырдан артыкка сузылган хезмәт биографиясе башланып китә. Белгәнебезчә, почтальонка эше җиңелләрдән түгел. Советлар елларында Сергей Никитин сүзләренә көй салган җырчы Дмитрий Сухарев бу профессия кешеләре турында болай җырлый: «Почтальонка, почтальонка, авырмы синең букчаң?» Элекке хат ташучыларның сумкасы 16 килограмм булган, ә зарплаталары - 25 сум. Адилә Мирза кызының участогындагы «Советская Мордовия» газетасын гына 450 кеше яздырып ала булган! Тагы «Работница» һәм «Крестьянка» журналлары, хатлар, пенсияләрне өләшәсе бар. Бәйрәмнәрдә - бер капчык открытка! Пөхтә иттереп бәйләгән яулыклы Адилә ханым корреспонденцияне һәр иртәнге җиде сәгатьтә башлап көненә өч тапкыр, зур сумкасын җилкә аркылы асып, респондентларга тарата. Колак артында ручкасы да бар. Кирәк әйберне үзенә теркәп тә бара. Бүген дә ул хезмәтенә тугрылыклы булып эшли. Ул үзенең участогыннан башка тагы 23 участокны биш бармагы төсле яхшы белә. Шулай Главпочтамтка эшкә урнашкан хат ташучының көн тәртибе оештырылган: бер участокны өйрәнгәч, икенчесенә күчергәннәр. Истәлеген яңартып болай ди: «Участкаларда йөрергә элек тә, хәзер дә бер дә куркыныч түгел. 1960нчы елларда Саранск үзәгендә бары дүрт күпкатлы йорт бар иде, ә калганнары - шәхси йортлар… Яшәргә күңеллерәк иде!»
Бүген хатлар аз язалар, прессаны да азрак яздырып алалар (газета-журналларны лаеклы ял кешеләре күбрәк яздырып ала), дигән мәгълумат яши. Әмма төрле оешмаларга заказлы хатлар күбәйгән, Адилә ханым шуларны күпләп тарата. «Минем эшем һәрвакыт хәрәкәттә: иртәнге җиде сәгатьтән 15.30 минутка кадәр мин аяк өстендә,-дип сөйли почтальонка. – Кайбер вакыт лифт эшләми, кайбер йортта ул бөтенләй юк. Баскычлар буйлап этаждан этажга менәргә туры килә… Ярыйсы әле соңгы елларда күпкатлы йортларның икенче этажларында почта ящикларын урнаштыралар.  Еш кына корреспонденцияне квартир хужасына бирергә туры килә. Мин тиз йөрергә өйрәнгән кеше, әкрен йөри белмим инде. Врач-кардиолог та йөрү темпымны киметергә кушмый. Профессиямне яраттым, сайлаганыма үкенмим. Безнең гаилә шундый инде; һәрберебез эшенә җаваплы карый һәм бер урында хезмәт итәргә тырыша – почтамы, завод яки поликлиникадамы…»
Адилә ханым фикеренчә, хезмәтнең нигезен кешенең дөреслекне яратуы һәм халыкның хөрмәте тәшкил итә. Гаиләсе дә матур гына - ике кияүдәге кызы һәм өч оныгы. Ул алар белән горурланып яши. Ир оныклары вузлар тәмамлаганнар, эчмиләр, тәмәке тартмыйлар, әбиләрен хөрмәт итәләр һәм һәр көн хәлен белеп торалар. Туганнарым күптән эшемнән лаеклы ялга китәргә киңәш итә, әмма «Алла ничек язган! - дип көлә ул. - Халык белән бергә яшәргә күңеллерәк; эштә чакта өйдәге чишәсе мәсьәләләр онытыла…»
Саранск Главпочтамты хат та-шучысының тырыш хезмәте Хөр-мәт грамоталары һәм ведомство медальләре белән бәяләнгән. Дәлил-гә Главпочтамтның  корпоратив ком-муникацияләр буенча Баш белгече Марина Николаевна Челак та, аралашканда, аның турында болай ди: «Адилә Мирза кызы Главпочтамтыбызның горурлыгы; намуслы ул һәм бик тырыш. Җитәкчеләребез аның хезмәтен күреп олы бүләкләр белән бүләкли. Коллективта да аны яраталар, участогында да. Әмма интервью алыр өчен Сезгә авыр булыр, чөнки ул үзе турында язганны бер дә яратмый. Шундый ул безнең тыйнак хезмәткәребез».

Наилә Насырова