Мордовиянең 70 456 (7842-беренче сыйныфка) укучысына 336 белем бирү учреждениеләрен яңа 2017-2018 уку елына әзерлек эшләре тулы көченә бара, дип хәбәрли регионыбыз Роспотребнадзоры. Әйтеп китәргә кирәк,  67 мең укучылы 327 мәктәптә дәресләр бер сменада үтәр. Тугыз мәктәпнең 3122 укучысы гына икенче сменада укыр.
Белгечләр әйтүенчә, түбәндәге шартларны үтәгәч, мәктәп укучыларны кабул итәргә хокуклы: көз-кыш вакытларына ягып җылыту системасы төзекләнгән булса, эчә торган суның нормаларга туры килүе турында бәяләмә бирелсә, барлык технологик һәм башка җиһазлар эшләсә, бина ремонтлау тәмамланган булса, укыту процессына методик кулланмалар  әзер булса. Быелгы уку елына әзерлек һәръяклап тикшерелде. Роспотребнадзор  Идарәсе белгеч-ләре 198 мәктәпне тикшергәннәр һәм санитар-эпидемиологик таләпләргә туры килмәгән 173(87,4%) мәктәп барлыгы ачыкланган. Бүгенгә 99% кисәтү буенча төзәтүләр үткән инде.
Мордовия мәктәпләрен яңа уку елына әзерлек буенча тикшерүләр дәвам итә.
- 9 август көнне Рузаевка районы Татар Пешлә гомуми белем бирү мәктәбебезне 1 сентябрьгә укучыларны кабул итәргә әзерлек буенча тулы тикшерү бер кисәтүсез үтте. Быел беренче сыйныфка 27 укучы кабул итәрбез. Алар бу көнне түземсезлек белән көтә.
Уку елына әзерлекнең тагы бер мөһим мәсьәләсе - укучыларны дәреслекләр белән тәэмин итү. Бүгенге көндә федераль һәм региональ исемлектәге дәреслекләр, мәктәпләр ихтыяҗларын исәптә тотып, сатып алынган. Хәзер дәреслекләрне муниципаль берәм-лекләр мәктәпләргә, ә мәктәпләр укучыларга тарату эшен алып бара. Дәреслекләр белән дә бездә кыенлыклар юк, яңаларын да укучыларга тулы күләмдә тараттык инде,- дип белдерде мәктәп директоры Флора Ахметҗан кызы Шамонова. - Быел район җитәкчеләребез «Устойчивое развитие сельских территорий» программасы кысаларында Татар Пешләсе урта мәктәбе укучыларына зур бүләк ясарга җыеналар: ясалма ябылмалы 42x24 метрлы мини-стадион төзеп бирәчәкләр. Мини-стадионда йөгерү юлы һәм тирә-ягы койма белән корылган, прожекторлы, яшелләндерелгән һәм 24 урынлы булачак. Соңгы штрихлары гына калды, уку елы башына зур бүләкне кабул итәргә җыенабыз.
Темник районы Тархан мәктәбендә быел барлыгы 18 укучы белем алачак. Аларның тугызы кыз бала һәм малайлар да шул ук күләмдә. 2017-18нче уку елын тулы әзерлек белән каршы алырга җыеналар; тикшерүләр үткән. Әмма бераз күңелсезрәк - беренче сыйныфка килүче укучылары быел юк, - дип хәбәр итте мәктәп директоры Халисә Сафиулла кызы Кугушева.
Әмма, уңай яклар белән бергә, берникадәр кыенлыклар да бар укучыны мәктәпкә җыюда. Советлар чорында да, бүген дә укучыларга канцтоварлар алу укучының әти-әнисе җилкәсендә. Ләкин Советлар чорында икеләтә ким күләмдә сатып алырга кирәк иде һәм бәясе дә кәпикләр торды. Мәсәлән, Саранск шәһәре укучыларына китапларны мәктәп китапханәсеннән түләүсез өләшәләр, ә башлангыч сыйныфларга эш дәфтәрләре (рабочие тетради) бер икенче сыйныф укучысына гына да якынча 1500-2000 сумга төшә. Дәфтәр-ручкаларга тагы бер мең сумлык тирәләре кирәк. Шулай итеп, Мордовиядә яшәгән әти-әниләргә бу кыйбат сумма; аның өстенә формасы, спорт киемнәре, сумкасы һәм башкаларын сатып аласылары бар. Әйтеп китәргә кирәк, 2011 елның 30 июнендәге Мордовия Главасы Указы нигезендә респуб-ликабызның күпбалалы гаиләләрендәге мәк-тәптә укучы һәрбер балага, өч һәм артык балалы ялгыз аналарга, ятим бабаларны тәрбияләүче опекуннар һәм гаиләгә кабул иткәннәргә, I һәм II группа инвалидларны тәрбияләүчеләргә, гаи-ләнең һәрберсенә уртача керемне узмаган табышлыларга һәм башка категориялеләренә, яңа уку елына әзерләргә ярдәм йөзеннән, 1500 сум исәбеннән материаль ярдәм күрсәтелеп килә; быел да шулай.
Мәктәпләрдә бердәм форма кертү турындагы мәсьәлә республикабызда 2009 елдан башлап күтәрелеп килде. Бүгенге көндә белем бирү йортларында укучылар бердәм киемнән йөриләр. Чөнки хәзер “Мәгариф турында”гы закон шундый таләп куя.
Мәктәп укучысын форма белән тәэмин итәргә республика җитештерүчеләренең мөмкинлеге җитәрлек. Нигездә, фаб-рикаларыбыз тәкъдим иткән мәктәп киемнәренең бәясе 1,5-2,5 мең сум тирәсе. Ата-анага, мәктәп җитәкчелеге белән бер фикергә килеп, алар арасыннан сайлап алу мөмкинлеге бирелә. ООО “Узоры Мордовии” белгечләре, Стандартлар таләп иткәнчә, укучыларга мәктәп формасының 15тән күп төрен уйлап теккәннәр. Кибетләрендә кызларга мәктәпкә кия торган күлмәк 800 – 1500 сумга кадәр, алъяпкыч  –   470-700 сумга кадәр, ак яка – 120-150 сум тора.
Шулай республикабызда яңа уку елына әзерләнәләр. Мәктәпләр укучыларын көтә.

Наилә Насырова