Үткән субботада тәмле ашап, кызыклы рецептлар ишетеп, кирәкле тәмлушкалар сатып алып һәм матур ял итеп булды Ромодан поселогында.
Тәмле исләре һәм матурлыгы кешеләрнең шат күңелен биләп алган иде бу көнне II «ВкусФест» фестивалендә. Биредә рус, мордва, татар, армян ашларыннан түләүсез авыз итәргә мөмкинчелек тудырылган. Һәрберсе кунакларны шаккаттырырга теләгән. Кулинарлар белән беррәттән, кул осталары да киштәләрендә үз куллары белән тырышып эшләгән бизәнү әйберләре, уенчыклар, савыт-саба тәгъдим иттеләр. Балалар өчен кызыклы мәйданчык та эшләде. Фестивальне Ромодан районы җитәкчесе А.А. Гурьянов ачты:
- Сегодня в нашем районе во второй раз проходит праздник вкусной еды, думаю, он станет доброй традицией. Каждое поселение представило настоящие кулинарные шедевры национальных блюд, отражая яркую колоритность. У всех нас общая цель - это процветание нашего края. И я думаю, что, объединившись, демонстрируя друг другу достижения каждого народа в культуре, кулинарии, традициях, мы можем взять лучшее от всех и сделать жизнь на ромодановской земле комфортной, сытной и мирной. Желаю всем от участия в этом мероприятии  получить заряд отличного настроения, - ди Анатолий Алексеевич.
Ромоданово районында 2017 елда 47 кеше 90 яшьлеген билгеләп үткән. Бөек Ватан сугышында катнашкан Богатырёв Фёдор Васильевич белән  Захаров Борис Антоновичка РФ Президенты В.В.Путин исеменнән  Кремльдән конверт һәм үз исеменнән бүләкләрне, Мордовия җәмгыяви хәрәкәттә катнашкан өч кешегә «Дети войны» медале, Алтар мәдәни йорты директоры А.Х. Илькаевага районның социально-экономик үсешенә керткән зур өлеше өчен Благодарность Главы Республики Мордовия тапшырды ул.
Бу көнне татар милләтле ханымнарга ана (семейный) капиталы дигән хөкүмәт сертификаты, башкалар белән бергә,  А.К. Биккинина, Д.Р. Хаметова, Л.А. Хайрова, Г.Р. Ахмярова лаек булдылар.
Чарада яшь балалы гаиләләргә коляскалы конкурс, музей иленә сәяхәт, җәй нигмәтләре мәйданчыгы, «Рус», «Мордва», «Татар», «Әрмән» милли йортлары кунакларның күңелләренә хуш килде. Чәй йортларында тәмлуш-калар белән чәйдән авыз итү белән бергә, чәй ясау тарихы турында да ишетеп чыгарга мөмкинлек тудырылган иде. Татарларыбызның бәлешләре, катламалары, пәрәмәч-ләре төрле милләт халкын үзеләренә тартып торды.
Бәйрәмгә тәмле эчемлекләр белән бергә ОАО АПО «Элеком» ИП Е.Хусейнов камыр ашлары да күп булды.
Тәмле ашларга, өстәмә бонус буларак, иҗат коллективларының чыгышлары позитив эмоцияләр булдырды. Үзэшчән артистлар рус, татар, мордва, кавказ вокаль һәм бию чыгышлары фестивальдә катнашучыларның һәм кунакларның күңелләренә үтеп кереп биергә чакырды. Матурлыкка кушылучылар да байтак булды; бергәләп биеделәр, җырладылар.
Чарада катнашучылар лауреат Дипломнары һәм бүләкләр алдылар. Икенче «ВкусФест» фестивале уңышлы үткән. Тормышта күбрәк шундый тәмле бәйрәмнәр күбрәк булсын иде!