Эх, гомер юллары... Ургылып аккан ташу сулары кебек, әле бер ярга, әле икенче ярга бәрелә-бәрелә каядыр агасың да агасың. Каласы иде шул яшьлек ярларында. Юк, адәм баласына бирелмәгән андый мөмкинлек. Кеше гомере - агымсу – уза да китә икән.
Кабатланмас тормыш юлында ачысын һәм төчесен аз татымаган сугыш чоры баласы, Ромоданово районы Алтар авылында гомер итүче Залфа Сабир кызы Мяксеняеваның беләсе иде, нинди төстәге җепләрдән чигелгән икән ул 90 еллык гомер тукымасы?!
Тугызан еллык гомер эчендә күпне күрергә туры килгән язма героебызга. Залфа Сабир кызы тумышы Башкортстаннан. Тормыш агымсуга тиңләсәләр дә, балачак якты мизгел буларак һәрвакыт хәтердә. Ул,  истәлекләрен яңартып: «Безнең гаиләдә, яше-карты, музыканы бик ярата идек. Әтием гармунын бик тә матур уйнатты. Кичләрен, үзенең гармунын кулга алуга, гаилә кешеләре барысы да борынгы җырларны суза башлый идек; кич утырырга тирә-күрше дә җыела торган иде».

Залфа Сабир кызы авыл мәктәбенең җиденче сыйныфын тәмамлагач, дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башлана. Ачлы-туклы яшүсмер еллары... Ундүрт яшьлек кыз бала сугыш елларындагы авыр хезмәтне үз җилкәсендә татыгын. 1941 елны ук, яшьтәшләре белән бергә, Оренбург өлкәсенә торф әзерләргә җибәрелә. Шулай ук җәй көннәре якташлары, яшьтәшләре һәм картлар белән бергә, ашлыкны чәчеп урганнар, киндер эшкәрткәннәр. Кышларын фронтка дип йон эрләп бияләйләр, оекбашлар бәйләгәннәр. Халык төшенкелеккә бирелмәгән; дошманны җиңүгә ышанганнар. Урман кискәннәр алар.  Хезмәт фронтында эш җитәрлек булган: күп авырлыклар кичергән Залфа апа. Җиңүгә керткән олы өлеше өчен аның алдында һәм бу дәвер кешеләр алдында, баш иябез бүген.
Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, Илне торгызу еллары башлана. Залфа Сабир кызы Мяксеняевага Оренбург өлкәсе төзелешләренә эшкә китәргә туры килә. Һәм нәкъ шунда Ромодан районы Алтар авылында туган, Бөек Ватан сугышында катнашып инвалид калган Исхак Сәләхетдин улы Мяксиняев белән очраша. Мәхәббәтләре гаилә буларак яши башлый. Тормыш иптәшенең туган авылында, Алтарда, өй төзиләр. Аларның  уллары һәм өч кызлары туа. Тату гаилә матур яши. Кызганычка каршы, бүген Исхак Сәләхетдин улының нык җилкәсе янында юк инде Залфа апаның. Әмма балалары һәм яраткан оныклары бер минутка да сөекле Әниләрен һәм әбиләрен игътибарсыз калдырмыйлар. Юбилярыбыз зур һәм матур йортта олы кызы Альмира белән бергә яши.
Залфа Сабир кызы Мяксеняева хезмәт биографиясенең күп өлешен сату эшенә багышлый. Аның тырыш хезмәте мактау кәгазьләре белән билгеләнә. Ул хезмәт ветераны исемен лаеклы йөртә.
Урнашылган гадәт буенча, сентябрь башында, район һәм авыл администрациясе, ветераннар оешмасы вәкилләре, зур делегация буларак, Алтар авылында гомер иткән, 90 яшен тутырган Залфа Сабир кызы Мяксеняева йортына киләләр. Бу гаилә, юбиляр белән бергә, кунакларны якты йөз белән каршы ала. Залфа Сабир кызы башта илебез Президенты В.В. Путиннан котлау телеграммасын кабул итә, аннары  Ромоданово муниципаль район  җитәкчесе А.А. Гурьяновтан бүләкне ала, эчтәлекле котлау сүзләрен район Советы белән ветераннар комитеты, авыл администрациясе ишеттерә.
Хезмәт ветераны Залфа Сабир кызы, тормышның ачысын-төчесен күргән булса да, якыннарының якты мөнәсәбәтләре, кадер-хөрмәтләре өчен, хөкүмәтнең өлкән буынга күрсәткән ярдәме һәм аңлаулары өчен, рәхмәтле.

Наилә Насырова