Рузаевка районы Татар Пешлә гомуми белем бирү урта мәктәбебезнең 8,9, 10 сыйныф укучылары белән укытучылары Альфия Шихап кызы Альшина һәм мин, Сания Спартак кызы Саляева, мавыктыргыч экскурсиягә юл тоттык; Ләмберә атлар абзарына бардык.  
Максатыбыз - балаларны атлар, аларның яшәү шартлары белән таныштыру, аларга карата шәфкатьлелек хисләре, миһербанлылык тәрбияләү иде.
Без килгәндә, атларны утарга ашарга чыгарганнар иде. Безне күргәч, акыллы хайваннар ашауларын ташлап, балалар янына җыелдылар. Барыбыз да сакланып кына үзебез алып килгән ипи телемнәре, шикәр белән аларны сыйладык, ялларын сыйпадык. Атлар рәхмәт әйткән кебек пошкырып башларын чайкагач, балаларның шатлыклары эчләренә сыймады. Аннары атларга исемнәр сайладык, торак эченә кереп, атларны, нәни колыннарны, пониларны күзәттек. Аларның һәрберсенең исеме бар. Мәсәлән, Мэри, Граф, Кузя... Атлар караучы Клавдия апа балаларга инструктаж үткәрде. Ничек һәм кайсы яктан ат янына килергә, дилбегәне ничек тотарга, ат өстендә ничек утырып торырга өйрәтте һәм күрсәтте. Шуннан соң, җигеп ике ат алып чыктылар. Берсенең исеме - Мэри, икенчесенеке - Граф. Клавдия апа карамагында укучыларыбыз, хәтта укытучыларыбыз да, чиратлап атларга атланып йөрдек. Инструктор башта безгә берничә йөрү элементларын күрсәтте: галопом - сикертеп чабу, юыртып  чабу - рысью. Укучыларга бу аралашу бик ошады. 10 сыйныф укучысы Ильдар Кузиков, Альбина Ларина, Амина Люркяева атларның яныннан китәселәре дә килмәде; матурлыкларына сокланып озак карап тордылар бу малкайлар өстенә. Татарларыбызга геннар биеклегендә бу хис таныш һәм якын. Ничек иттереп сокланмый узарга була бу матурлык янынннан!
Экскурсия балаларда уңай тәэсирләр калдырды. Берничә бала тренировкага йөрергә булдылар. Теләк белдерүчеләр арасында сигезенче сыйныф укучысы Рината Толстякова. Шат һәм күп кенә уңай эмоцияләр алып кайттык мавыктыргыч экскурсиядән без.

Сания Саляева