Республикабыз күләмендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре Көнен билгеләп үттек. Һәрбер район үз уңышларына үзләренчә нәтиҗә ясадылар. Бу Көнне Рузаевка районында аерым бәйрәм буларак хөрмәтләп үткәрделәр.
Район кырлары-фермаларында 1500 кеше армый-талмый хезмәт итә; иген игә, сөт-май, ит җитештерә. Чын мәгъ-нәсендә Рузаевка - аграр район исемен йөртә ала. Ә хезмәт нәтиҗәләре районның гына түгел, республикабыз горурлыгы. Кунаклар да күп иттереп килгән бу бәйрәмгә. Мәсәлән, Мордовия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Альберт Ислям улы Искандяров, Мордовия республикасы авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре профсоюзы председателе Кабир Абдулла улы Альмяшев. Алар, авыл хуҗалыкларында тырышып хезмәт итүчеләрне котлап, җылы теләкләр ишеттерделәр. Нәтиҗәләре турында әйтми булмас Рузаевка хезмәткәрләренең. Бөртеклеләре буенча уңыш, үткән елга караганда, 25% югары – уртача 40,1 ц гектарыннан. Соңгы 10 ай эчендә сөт, алдагы саннарга караганда, 3000 тоннага күбрәк сауганнар - 31 мең тонна. Бер сыердан алты мең литр сөт саву рубежын үткәннәр. Һәм бу район авыл хуҗалыгы өлкәсендә башка уңышлары да байтак.
Эшли беләләр, бүләкләрен дә алалар. Шулай, бәйрәмнең тантаналы өлешендә хезмәт алдынгыларына бүләкләр эләштеләр. Зур нәтиҗәләргә ирешүчеләр арасында «Почетный работник агропромышленного комплекса России» исемен ООО «Стрелецк» директоры Ринат Юнир улы Арюковка тапшырдылар. Могдовия Главасы премиясе лауреаты да ул.
- Бүгенгә бөртекле ашлыкны тулысынча җыеп бетердек, кукурузаны да, - ди Ринат Юнир улы Рузаевка газетасына биргән интервьюсында.- Нәтиҗәләр төрлечә булды: гектарыннан 40 ц, кайберсеннән – 73, бодай – 40-42 ц. Бер өлеш уңышны киптереп үзебезгә калдырдык (элеваторда саклана), артып калганын хөкүмәткә, Фонд развития селага тапшырдык. Лен-җитенне дә җыеп алдык, озимойларыбызны чәчтек, мал-туарга да җитәрлек күләмдә азык әзер.
Һәрбер вакытның үз батырлары булган төсле, бүген дә шундыйларның тагы берсе турында сүз. Ул, Мордовия Республикасы Почетлы грамотасы белән Татар Пишләсендә урнашкан «Дубинников  Р.Б.» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Раис Бартан улы Дубинников турында. Раис Бартан улы ит, сөт җитештерә, бөртекле культуралар үстерә. Нәтиҗәләре уңышлы.
Раис Бартан улы Дубинников кызыклы һәм чын мәгънәсендә шәхес. Бу кеше характерында ярдәмчелелек, эшне ярату сыйфатлары белән бергә, алдына куйган максатына ирешү белән башкалардан аерылып тора. Тагы җирне ярата ул. Иртәнге таңнан кичке кояш батканга чаклы иген-кырларында, сихерче төсле, уңышның зурысын җыю өчен тырыша.  Елдан-ел, уңышларга ирешә-ирешә, Раис Бартан улы, лаеклы киләчәк буын тәрбияли; җирне яратуын балаларына бүләк иткән ул. Тыйнак фермерның хуҗалыгында гаиләсе эшли. Тормыш иптәше Адилә Фәрит кызы – зоотехник. Балалары да хезмәттә үсә. Руслан белән Рашид уллары - механизаторлар, Лиана кызы - экономист та, бухгалтер да. Шулай итеп, балалары да Раис Бартан улының әтиләре эзеннән баралар, халыкны туендыручы җир-ананы яраталар.
Раис  Бартан улы авылдашлары арасында да хөрмәт яулаган, кече ватанының чын патриоты. Халык белән бер уйда, бер телдә сөйләшә. Якташлары аны хөрмәт итеп, барлык уңай сыйфатларын искә алып, хезмәтне сөйгәнгә дә җир кешесе дип йөртәләр. Ярдәмчел икәне турында да ишетеп беләм. Озак еллар Татар Пешләсе гомуми белем бирү урта мәктәбендә уңышлы директор булып хезмәт итүче Флора Ахметҗан кызы Шамонова белән аралашканда: «Раис Бартан улына мөрәҗәгать иткәндә һәрвакыт ярдәм итә иде, соңгы вакытларда гына аңа ярдәм сорап барганым юк», - ди.
Язма геройларым язмышларын илебез халкын, якташларын тукландыруга багышлаганнар, тормышларын кыр хуҗалары буларак үткәрәләр. Хезмәтегез хөрмәттә сезнең һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт итү берсүзсез авыр. Теләсә кемнең, теләсә нинди кешенең җилкәсе түздерә дә алмый. Шуңа ирешкән уңышларыгыз, кыр хуҗалары, кадерле.

Наилә Насырова