12 нче февраль көне безнең гаилә өчен зур бәйрәм. Чөнки 1923нче елның февралендә туган минем әбиемә, Зәкия Арибҗановна Аюповага, уникесендә 95 яшь тулды. Бала чагы авыр елларга туры килә.Чәчәк аткан чакларында, рәхәтләнеп яшәргә генә дигәндә, Бөек Ватан сугышы башлана. Илебезнең һәрбер гаиләсенә төшкән кайгы-хәсрәт әбиемнең дә өенә килә. Авылыбыздагы ир–ат беренче көннән ук фронтка китә, бөтен авырлыклар хатын-кыз иңнәренә төшә. Колхозда трактористлар калмагач, аларны алмаштырыр өчен  яшь кызларны укырга җибәрергә уйлыйлар.Әбием үз теләге белән, Ләмберәдә оештырылган трактористлар әзерләү курсларында беренче июльдән беренче августка кадәр укый. Укып бетергәч, тракторга утырып, колхоз җирләрен сөрә башлый. 1943 нче елда фронттан яраланып (конфузияләнеп) кайткан сөйгән ярына, Мигаҗетдин Юнус улы Аюповка, кияүгә чыга. Гаиләдә бер-бер артлы балалар туа башлый. Авыр сугыш еллары...Черегән бәрәңге боламыгыннан пешерелгән коймакларны,  кычыткан белән алабутаны да туйганчы ашамаганнар. Ләкин кешелелекне югалтмаганнар, шәфкатьле булганнар. Халкыбыз бик күп кыенлыклар күрсә дә, бер-берсенә ярдәм итеп, дус булып, якын туганнар кебек яшәгән.Тиздән җиңү көне җитәр дип өмет иткәннәр.
Еллар үтә... Тугыз баланы аяк өстенә бастырып, һәрберен укытып, кайсын өйләндереп, кайсын кияүгә биреп, оныклар үстереп, рәхәтләнеп яшә дигәндә генә, бабакай үлеп китә. Яраткан кешеңне югалту бик авыр инде. Кайгы ялгыз йөрми дип юкка әйтмиләр.Туып-үстергән балаңны югалту тагын да авыр. Бер-бер артлы әбиемнең өч улы Равил, Рәшит, Рәстәм үләләр. Аннары олы оныгы Дамир яшьли вафат була.
Алла Тагәлә әбиемә тагын сынаулар бирә: иң кече баласы Ринат та үлеп китә. Шундый кайгы-хәсрәтләр кичергән әбиемнең рухы сынмады. Балалары, оныклары, оныкларының оланнары һәрвакыт янында яшәп, хөрмәтлиләр, кадерлиләр, яраталар, бүгенге көнгә әниләреннән, әбиләреннән киңәш сорыйлар, сүзен тыңлыйлар. Балалары гына түгел, тирә-күрше дә,  авыл халкы да хөрмәтли. Мин еш уйлыйм: карт көнеңдә шундый хөрмәт күрү өчен, ничек соң дөньяда гомер итәргә кирәк? Минемчә, әбиемнең бер дә усаллыгы булмаган, һәрвакыт халыкка ярдәм итеп, булышып, изге теләкләр теләп, яхшы эшләр эшләп яшәгән; кешене рәнҗетмәгән, кеше алдамаган, кешенекен алмаган; туган җирендә тырышып хезмәт иткән.
Мин Зәкия әбием белән бик тату торам. Әбием белән дөнья, тормыш турында, аның язмышы турында сөйләргә яратам. Әбием миңа: «Оныгым Риана, минем яныма килеп ешрак сөйләш, чөнки син Ринат улымны хәтерләтәсең. Синең белән сөйләшкәч күңелемә тыныч, рәхәт була. Кызым, бик тә әтиеңә охшыйсың. Тагын, син генә бит минем хыялымны тормышка ашырдың. Син хәзер укытучы. Мин дә яшь чагымда укытучы булырга бик теләгән идем, ләкин мәктәпне бетергәндә әтием үлеп китте. Шулай итеп, хыялланып кына калдым. Аннары сугыш башланды...  Әй кызым, синең укытучы булуыңны күрү өчен генә дә миңа Раббым Алла шундый озын гомер биргән дип уйлыйм», - ди Зәкия әбием.
Минем әбием бик бай: тугыз бала анасы, 18 оныгы, 29 оныкларының баласы, тагын  бер оныгының оныгы- оныкчыгы. Әбием, яшенә карамастан, тулы зиһендә, ул һәрберебезнең туган көннәрен белә һәм тәбрик итә, һәммәбезгә бүләк тә бирә. Әбиемнең теләкләре һәммәбезгә бер ук: «Балаларым, гомерегездә сугыш һәм ачлык күрмәгез, арагызда дошманлык булмасын, чын кешеләр булыгыз, саулык белән яшәгез».
Кадерле әнкәебез, әбиебез, синең дөньяда барлыгың өчен, тәрбияң өчен бик зур-зур рәхмәт сиңа!
Ә бүген безнең зур гаиләбез газиз әнкәебезне, әбиебез Зәкия Арибҗановны туган көне белән котлый. Саулык, бәхет, шатлык, тынычлык телибез. Якты күк йөзендә кояш нурлары җылытып торсын сине, ал таңнар көч китерсен, кайгы-хәсрәтләр килмәсен, җил-давыллар булмасын.

Хөрмәт белән оныгың Риана АЮПОВА

P.S. Пензятка мәктәбе коллективы кайнар котлап изге теләкләр тели Зәкия Арибжановна Аюповага. Ул мәктәпне ярата һәм булган чараларда рәхәтләнеп катнашып килде. Киләчәктә бәхетле картлык телибез!