3-6нчы февральдә татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиадасы Казанда үткәрелде. Олимпиадада Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән 100 дән артык укучы балалар катнашты.
Шулар арасында Мордовия Респуб-ликасының  да өч районыннан 7 укучы катнашты. Бу - Муртазина Карина (Ләмберә районы Тавла төп мәктәбе), Максутова Даяна (Ләмберә районы Кырви урта мәктәбе), Илькаева Җәннәт (Ләмберә районы Аксён урта мәктәбе), Сюбаев Адель (Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбе), Чугунова Камилә (Рузаевка районы Татар Пишлә урта мәктәбе), Симаева Диана, Алыкова Алинә (Кадошкина районы Латышовка урта мәктәбе). Өченче февральдән башланып киткән әлеге олимпиада үз эченә кызыклы чараларны туплады. Укучылар татар теле һәм әдәбиятыннан үзара белем осталыкларын сынаудан тыш, күп кенә мәдәни чараларда да катнашты. Язучылар, галимнәр, шагыйрьләр һәм сәнгать әһелләре белән очрашу, Кәрим Тинчурин театрында «Төш» спектаклен карау – болар һәммәсе дә укучыларыбызның рухи дөньясын баетуга багышланган иде. Үзара аралашулары, бер-берсе белән дуслашулары да кадерле.
Мордовия Республикасының укучылары үзләрен сынатмады. Карина Муртазина Роберт Миңнуллин шигырьләрен яттан уку конкурсында җиңүчеләр арасына кереп, шагыйрьнең үзеннән мактау сүзләрен ишетергә лаек булды. Карина татар теленнән призлы урын да яулады. Шулай ук татар теленнән призлы урыннарны Алыкова Алинә, Максутова Даяна, Илькаева Җәннәт алып кайттылар.
Татар әдәбиятыннан икенче урыны Чугунова Камилә яулады. Татар әдәбиятыннан призлы урыннар алган укучылар исемлегендә тагы Симаева Дианабыз бар.
Регионара олимпиадасында татар әдәбиятыннан җиңүче укучылар исемлегендә лаеклы Сюбаев Адель басып тора. Ул - татар әдәбиятыннын җиңүче! Адель тиздән Бөтендөнья ярышында катнашачак.
Олимпиаданың ябылу тантанасы алтынчы февральдә Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында узды. Чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары И.Г.Һадиуллин, күренекле татар шагыйре Роберт Миңнуллин катнашты.

Фазия Боярова