Саранск  шәһәрендә «Ел укучысы - 2018» конкурсының йомгаклау туры үтте. Ярышта республикабызның 22 районыннан иң сәләтле мәктәп укучылары катнашты. Ярышучыларга авыр 4 сынау үтәргә туры килде: «Мин – гражданин», «Туган ягым – син Россиянең бер өлеше», «Акыллы технологияләр» һәм «Мин – лидер».
Темник шәһәренең беренче мәктәбендә укучы 10 сыйныф укучысы Рената Ялышева (фотода - уртада) «Ел укучысы - 2018» конкурсының район турында җиңеп, республиканың йомгаклау этабында катнашты. Биредә аның актив гражданнар позициясе, сәләтле һәм иҗат чишмәсе тирән булуы, эш яратуы беркемне дә битараф калдырмады. Рената 14,5 минут эчендә күлмәккә элге кисте һәм аны тегү машинасында, тамашачылар күз алдында үргән автор аксессуарлары өстәп, тегеп тә бирде. Ярыштагы чыгышында Рената Ялышева татар, рус, мордва мәдәниятын һәм яшәү рәвешен, сыйныфташлары Мария белән Анастасия Мироновалар ярдәмендә, «Темников. Өч халык – бер гаилә» дигән хореографик композициясендә күрсәтте. Конкурсның барлык сынауларын уңышлы үтеп, Рената ярыш лауреаты булды һәм республикабыз активларының җәйге ял лагерена чакырылды.

Наилә Насырова