Мордовиядә «Ел укытучысы», «Ел тәрбиячесе» профессиональ конкурслар гөрләп үтә. Муниципаль турларда җиңүчеләр республика күләмендә көч сыныйлар. Шулай, өч көн дәвамында Рузаевка шәһәре җиденче номерлы балалар бакчасы базасында «Ел тәрбиячесе 2018» йомгаклау туры үтте. Ярышта ун иң көчле педагог катнашты.
Мәгариф системасындагы эшчәнлек ел дәвамында «кайный». Яңа ел алдыннан укучылар фән олимпиадаларында белемнәрен сынасалар, соңгы атналарда укытучылар, балалар бакчасы тәрбиячеләренең эш-тәҗрибәсен киң аудиториядә чагылдырган конкурслар уздырыла. Күпләргә мәгълүм, «Ел тәрбиячесе», «Ел укытучысы» бәйгеләре муниципаль һәм республика этаплары ел саен үткәрелә. Анда катнашучылар үзләренең осталыкларын, сәләтләрен, эш алымнарын күрсәтә, тәҗрибә уртаклаша. Бу укытучылар, тәрбиячеләр өчен үзенә күрә бер сынау булса, залның матур бизәлеше, җырлы-биюле чыгышлар бәйрәм атмосферасы да тудыра.
Әлбәттә, катнашучыларга карата таләпләр елдан-ел арта, бәйгенең шартлары үзгәрә, аның дәрәҗәсе күтәрелә. Быелгы конкурсның муниципаль этабы бер-берсенә бәйле, берүк теманы берләштергән ике чараны: җюри әгъзаларына портфолиоларын тәгъдим иттеләр, эссе, «Мин – педагог» исемле визит карточкасы һәм балалар белән үткәрелгән мастер-класс педагогик чараларны үз эченә алды. Балалар бакчалары тәрбиячеләренә килгәндә, группадагы балаларны дәрес-уенга тарту, аларны кызыксындыра белү катнашучылардан иҗади осталык таләп итте. Алар үз эш тәҗрибәсенә таянып дәресләргә үз бәясен (самоанализ) бирде. Монда балаларны иҗади активлыкка, сәләтләрен күрсәтүгә этәрүче ысулларны куллана белүләренә игътибар юнәлтелде. Мисал итеп, Рузаевка районы мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең «Ел тәрбиячесе 2018» педагогик ярышын алыйк. Әзерлекләре буенча конкурсантларның һәркайсы да җиңүгә лаек кебек, һәркем профессиональ осталыгын, педагогик тәҗрибәсен эшкә җикте. Конкурсантлар үзләрен зур хәрефле педагоглар итеп күрсәттеләр; иң кадерлесе – балаларны яраталар. Әмма җиңүче бер. Ул - Алсу Шикур кызы Сабитова, «Радуга» балалар бакчасы тәрбиячесе. Алсу ханым Сабитова әңгәмәсендә: «Мин җиңүче булуыма шат һәм республика күләмендә үтәчәк ярышта да район ышанычын акларга тырышырмын»,- ди.
Конкурсантларны котлап Рузаевка мәгариф бүлеге җитәкчесе Венера Раис кызы Ларина: «Шундый ярышлар тәҗрибә уртаклашу өчен уңай ысул. Бар конкурсантлар төрле наминацияләрдә барысы да бүләкләнделәр. Уңышлар барчагызга һәм киләчәктә дә безнең район мәктәпкәчә мәгарифенә хезмәт итәргә язсын», - ди.
Саранскта 27нче «Ел укытучысы 2018» конкурсында 15 укытучы профессиональ мастер исемен яклады. Биш иң көчле укытучылар арасында Саранск башкалабыз 38нче мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына аң-белем бирүче Рамилә Равил кызы Каримова ярышты. Ләмберәнең беренче мәктәбе исемен рус теле һәм әдәбияты укытучысы Карина Хафиз кызы Салькаева яклады. Кадошкино районы ярышында 5 педагог арасында җиңүче Латышовка урта мәктәбендә география укытучысы булып хезмәт итүче Ильдан Шамиль улы Байчурин (рәсемдә - уңнан беренче) булды. Мордовиянең һәрбер районында да милләттәшләребез педагогик осталыкларын күрсәттеләр. Муниципаль турда җиңгәннәр районнары исемен республика ярышында якларлар. Ә республикабыз күләмендә беренче урыннарны яулаучы укытучылар, тәрбиячеләр Россия педагоглары белән ярышырлар.

Наилә Насырова