8 гасыр урталарыннан безнең көннәргә кадәр татар хатын-кызларының бизәнү әйберләре сакланган. Нигездә алар алтын-көмештән, бакырдан, бронзадан ясалган.
- Татар халыкының борынгы милли киеме - чын мәгънәсендә халыкның күңел көзгесе. «Татарда бар кием, - ди үзенең хезмәтендә мәгърифәтче Каюм Насыйри, - күлмәк, штан, камзул, казаки, җилән, чапан, чикмән, кыска тун, кәвеш, башмак, бүрек, такыя, кәләпүш», - һәм үз мәкаләсенең азагында урта хәлле бер татар «нечкәбилен» нәфис гүзәл киемнәргә киендереп карау могҗизасын башкара. Нәкъ менә хатын-кыз татар милли киемендә төрле сәнгать казанышлары уйнап тора да инде: монда көмеш-челтәр хәситәләр, беләзек-алкалар, муенсалар, укалы калфак һәм каюлы итек, - дип татар әдәбияты дәресләрендә сөйләп китә Сания Спартак кызы Саляева, Рузаевка районы Татар Пешлә авылы укытучысы. Аннары Пешлә халкы элек һәм бүген ничегрәк татар милли киемнәрен тормышларында куллануга күчә. Моңа дәлилләр мәктәп музеенда һәм ясалган презентацияләрендә күренә. Әйтеп китәргә кирәк, бу мәктәпнең тегү бүлмәсендә бүген укучылар татар милли бизәкләр белән матурланган, бәби итәкле алъяпкычын тегеп кияләр.
Ә беләзекләргә килгәндә, алар ике төрле була: беренчесе тоташ кисәктән ясалган һәм чылбыр рәвешендәге ике - өч шар ватыгы кисәкчәләреннән тоташтырып эшләнгән беләзекләр; икенчесе - төрле чылбыр формасындагы бизәкләрдән ясалган. Көмеш һәм алтыннан эшләнгән бизәнү әйберләре аеруча кызыксыну уята. Алар хатын-кызларның милли киемнәрен тулыландырып торганнар.
Әбиләребездән сораштырып чулпыны, төрле яшьтәге татар хатын-кызлары яратып куллана торган бизәнү әйберен, беләбез. Аны яшүсмер чактан тага башлаганнар. Гади генә юл белән кара бауга бәйләнгән яки тоташтырып тегелгән бер-ике, кайчагында аннан да күбрәк эре көмеш акчалардан торган чулпыларны, билдән астарак төшеп торырлык итеп чәч толымнарына бәйли торган булганнар. Тагы чәч тәңкәсе яисә тезмә - кызларның чәчләренә тага торган бизәнү әйбере булган. Ул 2-3 см киңлектә, 80 см озынлыкта тар гына ике киндер тукыма кисәгеннән, ефәк тасмадан яки укалы тасмадан тора. Шундый бизәнү әйберләрен алмаштырган заколкалар, бантлар һәм башка чәчне бизәү өчен матурлаткычларны бүген үзебез яратып кулланабыз, дип сүзен йомгаклый укытучы.
- Алка - барлык татар хатын - кызлары арасында иң киң таралган бизәнү әйбере. Мордовия татар хатын-кызларын алкасыз, беләзек-йөзексез итеп күз алдына да китереп булмый. Һәркемдә, хәтта ярлырак гаиләләрдә дә көмеш алка, беләзек-йөзекләр кыз-кыркын, ханым-туташларның күңелен җылыта торган байлыкка әверелгән. Бу шулай борын-борыннан ук килеп безнең көннәргә җиткән гореф-гадәт. Казылмаларның күбесендә бизәнү әйберләре көмештән коелганнарын тапканнар. Сирәк кенә алтын алка, балдаклар да булган. Алтын йөгертелгән көмеш бизәнү әйберләре дә киң таралган булган, ә бакыр, җиз, аккургаш, мельхиор, никель кушылмаларыннан бизәнү әйберләре эшләү ул чакта кулланылмаган, - ди Туган якның тарихы, мәдәнияты, әдәбияты темасын ачыклаган темасында Ләмберә районы Пензятка авылы мәктәбе укытучысы Рауза Мөкаддәс кызы Юмаева. - Кө¬меш алка, йөзек, беләзек, муенсалар милли киемгә ямь, матурлык, миллилек өсти торган өстәмә, аның бер өлеше итеп кабул ителгән. Кием фасоннары үзгәрү белән бизәнү әйберләре көнкүрештән төшеп калган. Аларга музей җыелмаларында гына саклану язмышы язган. Хәер, әбиләр сандыгын актарып караган яңа буыннар гаилә ядкаре булып иң төптә яткан кадерле, нәфис бизәнү әйберләренең матурлыгына еллар үткәч тә сокланадыр.
Йөзекләр урта гасырларда ук татарлар өчен кыйммәтле һәм кирәкле бизәнү әйберләренә әйләнә. Йөзек кию мәҗбүри саналган, чөнки хатын-кызларга кулларын күрсәтеп йөрү хәрәм дип исәпләнгән. Йөзек кимичә ризык әзерләргә керешү макталмаган. Ә кунакка барганда туташлар һәм ханымнар һәр бармагына, кайчакларда хәтта икешәр-өчәр йөзек кия торган булганнар. Бүгенге модабыз шуны кабатлый. Мондый йола хакында күп кенә тарихчылар язып калдырган, бу хакта К. Фукс та искәртә. Һәм моның аңлатмасы да кызыклы. Кул бармакларының беренче буынына, имештер, күз тияргә мөмкин, шуңа күрә дә аңа йөзек кию яхшырак икән. Урта гасырларда яшәүчеләрнең йөзеккә мөнәсәбәтен Гомәр Хайям дә искәртә: «Йөзектән гайре һәр төрле бизәнү әйберен кешеләр кияргә дә, кимәскә дә мөмкин. Ә йөзексез булу килешми».
Төрле басма һәм интернет чыганакларда кашлы йөзекләр аеруча ихтирам ителгән, дип язалар: «...кыйммәтле ташлар, минералларда тылсым көче булуына ышану зур булган. Затлы ташлар куркакка - кыюлык, тәвәккәллек, әдәпсезгә - тыйнаклык, ялкауга эш дәрте өсти, чибәрләрне күз тиюдән саклый дип ышанганнар. Аларда дәвалау көче булуына шикләнмәгәннәр. Зөбәрҗәт тамак бакасын, бизгәкне куа, кызыл якут кан басымын һәм тән температурасын төшерә, йөрәк тибешен тәртипкә китерә һәм буыннар авыруы, ревматизм вакытында файдалы. Энҗе - чисталык символы. Мәрҗән  (коралл) аппетитны яхшырта һәм бизләр ялкынсынудан саклый. Гәрәбәнең һәм кайбер башка ташларның дәвалау үзенчәлекләрен хәзер инде фән дә раслый. Татар хатыннары арасында фирүзә (фирүз - фарсычадан җиңү дигән мәгънәгә ия) һәм ахак (хакыйкать - чынлык) аеруча зур мәхәббәт казанган. Гадәттә, зур ахак тирәли кечкенәрәк фирүзәләр тезелгән бизәнү әйберләренә ихтыяҗ зур булган. Йөзек кашында ташларның шул рәвешчә урнашуы явыз көчләрдән һәм күз тиюдән саклый дигән ышаныч тамыр җәйгән. Йөзек һәм бизәнү әйберендәге кашларны «күз» дип атау гадәткә кергән. «Күз» - күз тиюдән саклаучы көч булуына ышану хәзер дә яши.
Йөзекләрнең түгәрәге, дүрт, алты, сигез кырлылары булган. Шомалары белән беррәттән, чүкеп һәм чокып сурәт төшергәннәре, гарәп сүзләре язылганнары бар. Хатын-кызлар кия торганнарына кайчакта йөзек иясенең исеме һәм теләкләр дә сырланган. Геометрик, дулкынсыман бизәкләр, рун язуы, тамгалар, хайван, кош  рәсемнәре, аждаһа, хыялый сурәтләр дә еш очрый. Балдак-йөзекләрнең  халык әкиятләрендә, риваять, поэмаларда еш кына иң авыр чакта кешеләргә ярдәмгә килүе сурәтләнә. Балдакларны ирләр дә кигән. Алар өчен ул бизәнү әйбере түгел, ә бәлки тормыш өчен кирәкле – таныклык-имза ролен үтәүче мөһер сыйфатында файдаланылган. Нинди дә булса вазифа башкаручы һәр ир-ат уң кулының  чәнчә-чәнти (мизинец) бармагында «йөзек-мөһер» йөрткән. Ханнар, әмирләр өчен йөзек хакимлек символы булса, кайчак йөзек иясенең  нинди һөнәр иясе булуын да күрсәткән. Кашсыз, «рәҗәби» балдакларны көмештән осталар рәҗәб аенда койганнар, изге булып исәпләнә».
Нәтиҗә шундыйрак. Зәркән әйберләр берничә төрле функция башкарган: күз тиюдән саклау, үзеңнекеме, түгелме икәнлеген аеру, йөзек иясенең биләгән вазифасын, бай яки ярлы булуын күрсәтү чарасы булып торган. Бу өлкәдә мәгълүмат аз, йөзекләрнең кайсылары татарлар тарафыннан эшләнгәнен, күпмесе читтән китертелгәнен ачыклау читен. Шунысы бәхәссез, татарларда йөзек кию киң таралган. Археология материаллары шуны раслый.

Н.Хәлил