Статистика мәгълүмат-ларына караганда, янгын очракларының күпчелеге торак һәм производство секторларында була. Төп бәла - гражданнарның, бигрәк тә эчкечеләрнең, ут белән саксыз куллануы, электр җиһазлары һәм көнкүреш приборлары белән файдаланганда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозу.
Яз җитү белән иске үлән, тирә-якны җыештырганнан соң барлыкка килгән чүпне яндыру гадәткә кергән. «Кызыл әтәч» куркыныч җитезлек белән бина стеналары буйлап үрмәләгән минутларда кешеләр «01» санлы телефонга шалтырата. Мордовиянең әле бер почмагында, әле икенчесендә янгын чыкканы турында хәбәрләрне янгын сүндерүчеләр ишеттереп тора. Тарих битләренә күз салыйк. 1649 елның 30 апрелендә рус патшасы Алексей Михайлович рус дәүләтендә беренче тапкыр тәүлек әйләнәсенә янгын сүндерүчеләр кизүен (караулын) оештыру турында документка кул куя. Кизү торган кешеләр янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре үтәлүне дә тикшерергә тиеш булалар. Кагыйдә бозучыларны җәзага тарттыру хокуклары да була аларның.
Октябрь революциясеннән соң ярты ел үткәч, 1918 елның 17 апрелендә Владимир Ленин «Ут белән көрәш чараларын оештыру турында»гы декретка кул куя. Бу көн СССРда 70 ел буена «Янгын сүндерүчеләр көне» буларак билгеләнә.
Беренче янгын сүндерүчеләр отрядларын оештыруга 350 ел үткәч, Россиянең беренче президенты Борис Ельцин тарафыннан 30 апрель янгын саклау хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме итеп игълан ителә.
Бүген янгынга каршы дәүләт хезмәте - Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы составындагы квалификацияле кадрлары, заман техникасы, фәнни һәм укыту базалары булган көчле оператив хезмәт. Бәйрәм кысаларында регионыбыз буенча, янгын сүндерүчеләргә багышлап, төрле чаралар үтте. Шулай, Мордовия буенча Россия ГУ МЧС бүлеге «Иң әйбәт профессиональ мастер - Лучший по профессиональному мастерству» конкурсы игълан итте. Берничә номинация буенча ярышканнар: янгын сүндерүче, караул начальнигы, бүлек командиры, янгын сүндерүче машина йөртүче, диспетчер һәм надзор эше буенча инспектор. МЧС хезмәткәрләре дүртенче этаж тәрәзәсенә штурм баскычы буенча менү, коткару төеннәрен (узлов) бәйләү, челночный йөгерү, турникта күтәрелү кебек сынаулар үткән. Конкурсантлар шулай ук янгын сүндерү теориясе буенча да белемнәрен сынадылар.
Ярыш нәтиҗәләре буенча, җи-ңүчеләр арасында Темник райо-нының иң әйбәт хезмәткәре, татар милләтле Артур Радий улы Абушкин (пожарный ПСЧ-3) булды. Рәсемдәге Темник районы янгын сүндерүчеләренең татар милләтле караул нәчәлнекләре - Р. М.Тугушев, С.В.Гараев, А.И.Емашев, тагы рус милләтле А.А.Конкин хезмәтләрен җиренә җиткереп башкаралар. Бурычларына тугры алар.

Н.Хәлил