Мордовия районнарында бер матур традиция яшәп килә. Олы яшьтәге юбилярларны котлау. «Юлдаш» газетасы битләрендә дә юбилярларны котларга теләк белдерүчеләр байтак; укып киләсез. Бүген Дубенка районы Ломат авылында гомер итүче тыл хезмәткәре Зәйнәб Исхак кызы Алмаева турында сүзебез. Аңа әле генә 90 яшь тулды. Шатландыра: аңа туксанны бирмәссең әле.
Зәйнәб Исхак кызы Алмаева Дубенка районы Ломат авылында колхозчы Исхак Хайрулла улы белән Мәликә Сафиулла кызы гаиләсендә туа. Туган як табигатен яратып, кешеләрен үз итеп үскән кызга авыл тормышы бетмәс мәшәкатьләре белән кечкенәдән үк таныш. Зур гаиләдә иртә эшли башларга туры килә үзенә. Хезмәт биографиясен 1940 нчы елны туган авылындагы «Кызыл юл» колхозында башлап җибәрә ул. Аннары «Партсъезд» колхозында төрле эшләрдә хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы елларда илебезгә күпне күреп, зур үрләр яуларга туры килә. Халкы тырыша аның, шуңа бүген рәхәт яшибез. Бу елларда Зәйнәб Исхак кызына өйдә дә ярдәмче булып өлгерергә һәм халык белән бергә дә хезмәт куярга туры килә. Татар кешесе барысына да өлгерә шул.
Тырышларны, булдыклыларны авыл җирендә күзләп йөриләр яшьтәшләре. Шулай,1950нче елда, бәхетен очратып, кияүгә чыга Зәйнәб Исхак кызы. Озакламый ике баласын, күз нурларын тудыра - Нәимә кызын һәм Нәим улын. Кызганычка каршы, бәхете озын гомерле булмый Зәйнәб ханымның. Өч елдан соң ире, ике балалы тормыш иптәшен калдырып, үлеп китә. Бар гомерен балаларына багышлый тол хатын. Хезмәттә генә түгел, гаиләсендә балаларына ныклы терәк була ул. Ике баласын олы юлга тәрбияләп җибәрә. Ялгызына бик авырга туры килә, әмма аңа бар эштә гаиләсе булыша. Бигърәк әнисенә рәхмәтле; ул беркайчан оныклары белән кызы Зәйнәбен ярдәменнән калдырмый. Зәйнәб Исхак кызы да тырыша - колхозда да эшли, үзенең хуҗалыгында йорт тутырып мал-туар да үстерә.
Бүген аны биш оныгы һәм тугыз оныкчыгы шатландырып тора. Үз йортында ялгыз яшәсә дә, улы белән кызы һәрвакыт янында; ярдәм итәләр, булышалар. Тиз арада килеп җитәләр әниләре янына.
Авыр чакларында аңа һәрвакыт җыр ярдәм иткән. Җыр яратканга, кызы белән кияве Юбилей бәйрәменә татарча җыр бүләк иткәннәр. Бәйрәме белән котларга Дубенка муниципаль район Главасы урынбасары М.А.Маскаев, ГКУ «Социальная защита населения по Дубенскому району РМ» бүлек мөдире Е.В.Спиридонова, вакытлыча Ломат авылы администрациясе җитәкчесе Р.Р.Абдрашитов һәм авыл Мәдәният йорты хезмәткәрләре бүләкләре белән килгәннәр. Ломат авылының мәдәният хезмәткәрләре Зәйнәб Исхак кызына ана телендә кечкенә концерт та куйганнар.

Наилә Насырова