Май ае аграрийлар өчен һәрвакыт кызу чакларның берсе була. Рузаевка районы кырларында чәчү эшләре тулы күләмдә бара. Авыл хуҗалыгы техникасының тавышы 24 сәгать әйләнәсендә ишетелеп тора.
ООО «Агросоюз - Красное сельцо» авыл хуҗалыгы предприятиясе баш агрономы Евгений Полушкин кырларындагы чәчү эшләре турында сөйләде:
- Бүгенгә чәчү кампаниясе йомгакланырга  җыена. Безгә 20 га арпа, 100 га судан үләне һәм 100 га клевер гына чәчәсе калды.

Алар да чәчеп беткән булыр иде, бу урыннарда җир юеш әле. Берничә көннән алар да «өлгереп җитәчәкләр» һәм чәчүне йомгакларбыз. Яңа культуралар арасында быел рапс чәчтек, ничек үсүен һәм нинди уңышы булуын карарбыз, уңдырышлы булса, бәлкем, киләчәктә дә бу культураны кулланырбыз. Шулай ук без 517 га сыра пешерергә яраклы (пивоваренный) арпа һәм 104 га фуражга утырттык.
Бу хуҗалыкта тырыш хезмәткәрләр эшли. Алар арасында механизатор  Д.С. Исянов, А.И. Шмельков, В.В. Шевяков һәм крановщик Н.П. Сулеев. ООО «Агросоюз - Красное сельцо»  профсоюзы оешмасы җитәкчесе Юлия Ключникова хезмәткәрләрне бүләкләү турында:
- Наша профсоюзная организация возобновила свою работу с декабря 2017 года. Работаем активно, отмечаем передовиков. Ребята молодцы, работают старательно. В прошлом месяце своих передовиков в качестве поощрения мы направляли на тестовые матчи на новый стадион «Мордовия-Арена». Они оценили это, им понравилось и в будущем мы снова постараемся достать билеты на игру, чтобы наши ребята активно поболели за любимые команды.
Бу кешеләр күп еллар тырышып агропромышленный комплекста хезмәт итәләр һәм үзләрен чынлыклы һәм җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәрләр дип күрсәттеләр. Рузаевка районы профсоюзлар райкомы председателе  А.В. Ачапкина алдынгы хезмәткәрләргә чәй сервизлары һәм душка набор тапшырды.

 

Наилә Насырова