Марат, Азат, Марс Сибушевлар династиясе үзенең тырыш хезмәте һәм дус-тату яшәүләре белән Ләмберә районы халкына сер түгел.
Хайдар уллары Марат белән Марс – игезәк балалар. Шулай гомер буена алар бер-берсеннән аерылмый бергә тормыш сукмагыннан атлыйлар. Урта белемне алгач, СПТУ – 14 машина йөртүче профессиясен дә бергә үзләштерәләр.
Олы абыйлары Рәсим Хайдар улы инструктор булып эшли торган була. Кечеләре олы абыйларының эзеннән, аңа тиң булырга тырышып водитель эшен сайлыйлар. Ике игезәк бала, армия сафында бергә Ватаннарына хезмәт итеп кайткач, туган авыллары  Ләмберә «Сельхозхимия»сенә эшкә урнашалар.  2007нче елда бу оешманы ООО «СпецТрансМаз» дип исемен үзгәртәләр. Биредә алар 36 ел булдыклы хезмәткәрләр буларак үзләрен таныталар. Бүген дә аларның хезмәттәшләре арасында хөрмәтләре лаеклы.
- Без кече яшьтән абыебызга ошарга теләдек, шофер булырга хыялландык, - ди интервьюсында «Призыв» газетасы корреспондентларына Марат Хайдар улы Сибушев, - эшем бик тә ошый үземә. Көн саен юлда, көн саен яңа очрашулар. Романтика бар безнең профессиядә, шул ук вакытта җаваплы да бу хезмәт.
Ике тырыш водитель голландия технологиясе белән ясалган «Скания» маркалы зур машиналарның руле артында  көне-төне йөриләр.
- Бу техника үзебезнекеннән җир белән күк төсле аерылып торалар, - дип сүзгә кушыла Марс Хайдар улы Сибушев,- җырлап эшлисең бу машинада.  Төзү объектларына ком, шебень һәм башкаларын Мордовиянең төрле почмакларыннан, хәтта Түбән Яңашәһәрдән, Чебоксар белән Ульяннан да ташыйбыз.
Марат белән Марс Сибушевлар һәрберсе аена 40-50 мең тонна-километр үти. Эшләре дә җиңелдән түгел, акчалары да оялырлык түгел – достойные.
Династияне дәвам итүче Азат Марс улы Сибушев.
- Мин аны кечкенәдән ук машина белән дус булырга өйрәттем: «Жигули» машинамның педалена аягы җитмәсә дә, руль артына утырырга тырыша иде, - ди Марс Хайдар улы. – Шулай бервакыт балык тотып кайтабыз, рульгә утырырга рөхсәт иткән идем, өйгә кадәр җиткерде. Сигез еллап инде безнең белән водитель булып эшли. Шулай водитель Сибушевлар династиябез барлыкка килде дә инде.
Бүген бу хезмәтне яратучы водитель-ләр династиясе турында гел яхшы сүзләр генә ишетергә була: «Отличные работники Сибушевы, - ди предприятиянең кадрлар бүлеге җитәкчесе Любовь Тимофеевна Семина, - кешелеклеләр, һәрвакыт ярдәмгә әзерләр. Эшләрен җиренә җиткереп башкаралар».

Н.Хәлил