Темников шәһәре лаптисткалары җәйне пляжлы спорт төре белән ачып җибәрделәр. Анапа шәһәрендә барган Россия ярышларында бишенче урын яуладылар.
Алар шундый ярышларга унҗи-денче тапкыр чыга. Командада ун-унөч яшьлек кызлар - капитаны Н.Антонова, команда спортсменнары - Ю.Свистунова, А.Сидоркина, Д.Рябцева, К.Шукшина, Ю.Куликова һәм татар милләтле К. Тенишева.   Беренче уен Ульян өлкәсе Сенгилей шәһәре командасы белән уеннары 62:37 тәмамланды -  безнекеләр җиңелгәннәр. Ә Ростов шәһәре командасы белән икенче уенда темниклылар 34:27 счеты белән җиңүче булдылар. Алар, Рязань белән Анапа командаларын җиңеп полуфиналга чыгалар һәм лаеклы бишенче урынны яулыйлар.