21 июль көнне Ардатов шәһәренең 90-еллык юбилеен бәйрәм иттеләр һәм Мордовиянең җиденче җәйге Авыл спорт уеннары үтте. Регионыбыз авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Владимир Сидоров чараларда катнашты.
Җәйге Авыл спорт уеннары программасында җиде спорт төре буенча ярыш каралган иде, әмма табигатьнең көйсезлеге чара көндәлегенә берни-кадәр коррективлар кертте. Ярышның финал программасындагы үлән чабучылар белән механизаторлар пресс ныгыттылар һәм йөгерделәр. Ә спорт яратучы гаиләләр, мас-рестлинг, канат тартышу дигәннәре үзгәртелмичә үтте. «Әти, әни һәм мин» дигән спорт яратучы гаиләләр ярышында беренчелекне Кадошкино районы Большие Поляны авылында яшәүче Ахметовлар – Динар Наиль улы, Светлана Камиль кызы, Самира Динар кызы яуладылар. Алар, команда буларак, сорт ярышларының төрле эстафеталарында –шахматлар, теннис һәм йөгерү буенча беренче булдылар. Булдыралар – молодецлар! Мордовиябезне икенче августтан җидесенә кадәр Курск өлкәсендә үтә торган шундый ук ярышларда якларлар.
Үлән чабарга тиешле егетләр белән механизаторлар көчләрен җиңел атлетикада сынадылар һәм турникта тартылдылар, ә печән чабучы хатын-кызлар – пресс ныгыттылар - «качали» пресс. Бу ярышларда да Иса авылы кешеләре бигърәк актив булдылар. Шулай, Руслан Капкаев шәхси зачет ярышларында лаеклы өченчене яулады, ә беренче урында Ләмберәдән Тимур Чураков булды. Команда буларак печән чабарга тиешле Кадошкино районы Большие Поляны авылыннан Руслан Наиль улы Капкаев белән Светлана Мухаметжан кызы Асаинова лаеклы өченче урында иделәр. Алар да тырышканнар, булдыралар.
Кайбер командалар көчләрен таяк тартыш - мас-рестлингта сынадылар. Канат тартышу буенча да җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләделәр. Спорт яратучы гаиләләр медальләрне алдылар. Командаларның гомуми зачеты буенча (общекомандный зачет) беренче урында чараларны оештыручы хуҗалар – Ардатов районы командасы булды. Икенче – Краснослободск районы, өченче – Ичалки районы командасы иде.
Ельники, Темников, Теньгушево районнары командалары җиденче җәйге Авыл спорт ярышларда катнашмадылар.

Наилә Насырова