Мордовия Республикасы Дәүләт Собраниесе республикада региональ һәм федераль максатчан программаларны тормышка ашыру буенча актив эш алып бара.
Аның ярдәме белән «Сәламәт киләчәк буын» дигән «Бердәм Россия» партия проекты кысаларында оештырылган «Су һәм саулык» Бөтенроссия акциясе эш нәтиҗәләрен йомгаклап, тантаналары рәвештә проектта җиңгәннәрне котлау регионыбыз Госсобраниесе бинасында үтте. Тантананы Мордовия Дәүләт Собраниесе рәисе урынбасары Иван Михайлович Москаев алып барды. 2018 елның январендә башланган Проект кысаларында шактый эш башкарылган. Иван Михайлович: «...Кечкенә  Мордовия республикабыз бу проектны, олы Санкт-Петербург шәһәре, Татарстан, Ленинград, Пенза, Түбән Яңашәһәр өлкәләре һәм башка зур регионнар төсле лаеклы үткәрде, - ди чыгышында. - Мордовиядә «Су һәм саулык» Бөтенроссия акциясендә барлыгы 53 642 кеше катнашты. 387 гомуми белем бирү мәктәбенең 2339 укучысы белән 1236 отчет әзерләнде һәм 2628 ачык дәресләре үткәрделәр, дип сөйләде трибунадан Иван Маскаев. - Укучылар, җитәкчеләре ярдәме белән, зур эш башкардылар: суның кыйммәте турында сөйләшүләр, су сыйфатын өйрәнү буенча тәҗрибәләр (тиешерү нәтиҗәсендә краннан аккан суыбыз, чишмәләгә караганда, чистарак һәм куллану өчен куркынычсызрак икән), эпидемиология һәм гигиена Үзәгендә 300 якын эко-дәресләр, чишмәләр һәм су буйларын чистарту буенча эко-десантлар, презентация белән партфолио-лар, мастер-класслар, сыйныфтан тыш һәм башка чаралар үткәрделәр. Кайбер катнашучылар 200 экология темасын ачыклаган яңалык социаль челтәрләрдә бастырганнар. Эшләргә нәтиҗә иттереп акциянең федераль штабы укучыларның тырыш хезмәтен «Артек» халыкара балалар ял лагерының экологик унынчы сменасына 15  һәм Мордовиянең активлыгын тагын  5 юллама-путевкалар белән бүләкләде. Шулай итеп, 20 җиңүче киләсе атнада ук ял йортына юлланырлар».
Алар арасында федераль дәрәҗәдә җиңеп чыккан Саранск шәһәре 24нче мәктәбе укучысы Арюков Марат һәм региональ күләмдә җиңүче Рузаевка шәһәре 7 номерлы мәктәбе укучысы Рахмукова Карина иде. Марат аралашканда: «Су – яшәү чыганагы: кеше өчен дә, үсемлек, хайваннар, кош-кортлар өчен дә, гомумән, бөтен тереклек өчен. Гасырлар буенча ничәмә-ничә буын кешеләргә яшәр өчен су көч һәм сихәт биреп тора. Шуны саклый белергә тиешбез. Шул һәм башка темаларны ачыклап 5-11 сыйныф укучыларына эко-дәресләр үткәрдем, презентация ясадым, эко-десантта катнаштым», - ди.
Мордовия  Дәүләт Собранисе бинасында «Сәла-мәт киләчәк буын» дигән  «Бердәм Россия» партия проекты кысаларында оештырылган «Су һәм саулык» Бөтенроссия акциясе кураторларын, җиңүчеләрнең җитәкчеләрен дә тантаналы рәвештә бүләкләделәр. «Бердәм Россия» партия региональ бүлеге сәркәтибе, Мордовия Дәүләт Собраниесе рәисе Владимир Васильевич Чибиркин исеменнән «Бергә үткәрәбез!» Бөтенроссия экология акциясен уңышлы үткәрергә ярдәмнәре өчен Рәхмәтен (Благодарность) региональ штаб сәркәтибе, социаль сәясәт эшләре буенча Саранск  департаменты директоры урынбасары Ольга Ручинага, региональ штаб әгъзасы, Госдума депутаты Василий Пискаревның ярдәмчесе Ольга Суродеевага, министрлыклар һәм ведомстволар, мәктәп директорларына, укытучыларга, волонтерларга тапшырдылар.
Әйтеп китәргә кирәк, Дәүләт Собраниесе депутатлары бу эштә актив булдылар. Төрле сайтларда аларның эше чагылды. Шулай, Дубенка районы мәктәбендә «Табигатьтә һәм кеше тормышында суның роле» темасына багышланган эко-дәрестә Дәүләт Собраниесе депутаты Ринат Рафик улы Раимов катнашты. Ул укучыларга суның кыйммәте турында сөйләде. Ринат Рафик улы, «Мордовиянең чишмә суы» компаниясе җитәкчесе буларак,  көннән-көн чиста су табу проблемага әйләнеп килә, ди.  Шуңа чишмәләрне, су чыганакларын һәрвакыт чисталыкта тотарга, табигатьне сакларга чакырды.

Наилә Насырова