Башкалабыз Пресс-Үзәгендә Рос-сиянең атказанган артисты Любовь Николаевна Руденко, «Квадратный телевизор» генераль продюсеры Оксана Владимировна Матвеева һәм «Мир и гармония» Хәйрия (благотворительный) Фонды җитәкчесе Эльмира Муратбек кызы Щербакова белән очрашу оештырылган иде.
Эльмира Муратбековна - «Театральная Россия» мәдәни-социаль проект идеясе авторы һәм генераль продюсеры. Проект өч ел элек дөнья күргән. Төп кызыгы - кинода театр. Югары тизлектәге интернет һәм бүгенге технологияләр турыдан-туры Мәскәү һәм Санкт-Петербург коллективларының иң әйбәт спектакльләрен илебезнең төрле шәһәрләре кинотеатрларындагы киң экраннарында онлайн күрсәтү мөмкинлеген тудыра. Әйтеп китәргә кирәк, Эльмира Щербакова Саранскка килергә күптән хыялланган. Моның сәбәбе түбәндә. Эльмира яшүсмер чагында «Артек» балалар ял лагеренда Саранск шәһәреннән Дима дигән малай белән бергә ял итә һәм дусты туган шәһәренең матурлыгын истә калырлак иттереп сөйли. Эльмира дустының Саранск шәһәрен килеп карарга дигән максат куя. Хыялын чынга ашырырга «Театральная Россия» ярдәм итә. Чыннан да, Саранск шәһәре үзенең кешеләре, архитектурасы, яңа театрлары, чисталыгы белән әлеге проект җитәкчесенә бик тә ошый.
Шулай итеп, 4 декабрьдә Саранскның  «Россия» киноүзәгендә  режиссёр Глеб Черепанов белән куелган «Тургенев. Сегодня» биографик спектакльнең онлайн трансляциясе булачак. Бу авторның 200-еллык юбилеена багышланган. Тургеневны атаклы артист Анатолий Руденко уйный, башка персонажларны - Мәскәү театры актёрлары һәм Олег Табаковның Театр мәктәбе студентлары. Әйтеп китәргә кирәк, Эльмира Щербакова үзен Олег Павловичның укучысы дип саный. Берничә ел элек, театрның һәрбер социаль катлам кешесенә ачык булуы, бигрәк инвалидларга, Э.М.Щербакованың шул идеясен Табаков укытучысы хуплады. Һәм нәкъ О.П. Табаков җитәкләгән А.П. Чехов исемендәге МХТ спектакльләре беренче буларак «Театральная Россия» проекты афишасына эләгә. Бу проект бездә яшиячәк. Шулай ук якташларыбыз Николай Чиндяйкин, Станислав Дужников, Игорь Марычев уйнаган театраль спектакльләрен дә күрсәтерләр.

Н.Хәлил