Халыкара толерантлык көне алдыннан, Саранск шәһәре Л.Н.Толстой исемен йөрткән китапханәсендә, «Сәнгать аша бердәмлеккә» темасын яктырткан этно-кичә үтте.
35 мең экземпляр китаплы һәм 4500 укучылы китапханә белән таныштырып китми булмас.  Саранск шәһәре Л.Н.Толстой исемен йөрткән 7нче номерлы китапханә филиалын егерме ел Наталья Юрьевна Шумаева җитәкли. Аның карамагында Регина Рифат кызы Юсупова, Елена Николаевна Черакшева, Наталья Алексеевна Трясучкина китапханәчеләр тырышып хезмәт итәләр. Көн таләп иткән технологияләрдән уңышлы кулланалар; ел әйләнәсендә өч телемост кына үткәргәннәр (киләсе елда Казан белән үткәрәчәкләр), төрле чараларда үзләренең китап укучылары рәхәтләнеп катнашалар. Менә чираттагы чарага да күп иттереп төрле милләт вәкилләре, шул исәптән татарлар да, җыелган иде. Рус, мордва шигырьләре, җырлары һәм костюмнарын иҗат итүче кешеләр чыгышлары белән бергә  Шәмил Зәкәрия улы Бикмаев, «Мордовия татарлар аксакаллары Советы» милли-агарту оешмасы җитәкчесе, чыгыш ясады. Ул сүзен истәлекләреннән башлады. Аңа бу китапханә бик тә якын, чөнки биредә ул ике тапкыр депутатлыкка сайланган. Биредәге чараларда катнаша һәм инде һәрвакыт ярдәм итеп тора. Төрле телләрдә язган китаплар күргәзмәсен дә оештырырга ярдәм иткән.
Пролетар районы ветераннары Советы җитәкчесе Владимир Михайлович Костин Бикмаев турында болай ди: «...Шәмил Зәкәрия улы – яхшылык һәм дуслык өләшүче. Бер кечкенә мисал гына да аның нинди олы йөрәкле кеше булуы турында сөйли: Саранск шәһәрендәге «Афганчылар»га һәйкәл куюда зур материаль өлеше аның һәм бу һәйкәлнең утыз ел тулу уңаеннан оештырылган чарада да ул кадерле кунак булды...»
«Хәзерге культуралы кеше – ул белемле кеше генә түгел, үзен ихтирам итү һәм тирә-юндәгеләрнең дә ихтирамын казанган кеше ул. Менә мин толерантлык терминын кешеләр белән аралашканда чыдам, итагатьле һәм игътибарлы булуын аңлата дип уйлыйм. Толерантлы шәхес – үз-үзен яхшы белә, чынбарлыкны дөрес кабул итә, кешеләрне аңлый. Һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучан. Төрле милләт кешеләренә, аларның йола һәм традицияләренә карата яхшы мөнәсәбәттә булуы белән аерылып тора», - ди аралашканда кичәгә якташ язучыларыбыз Һади Такташ, Абдрахман Абсәләмов, Шәриф Камал турында татарча сөйләргә әзерләнеп килгән Дания Әмин кызы Еналеева.
«Сәнгать аша бердәмлеккә» дигән темага багышланган  очрашуда «Мордовия мөселманнары» хәйрия җәмгыятьчелеге (благотворительное общество) җитәкчесе Радмир Мусалов чыгыш ясады һәм Шәмил Рамаев үзе язган шигырен яттан сөйләде.

Наилә Насырова