Тугызынчы февральдә Мордовия, илебезнең башка регионнары белән беррәттән, 37-нче «Лыжня России» дигән бөтенроссия массакүләм чаңгы юлы ярышларында катнашты. Саранскта бу бәйге инде унбишенче тапкыр үткәрелә.
«Лыжня России» Мордовиянең башкаласы Саранск шәһәрендә генә түгел (2300 кешегә якын катнашучы иде), республикабызның башка районнарында да чаңгы ярышларында 1800 мең кеше катнаштылар.
Кышкы төр спорт ярышларында аны яратучылар белән бергә профессиональ спортсменнар, спорт ветераннары, сәясәт һәм хөкүмәт эшлеклеләре һәм шулай ук хезмәт коллективлары ярышты.

37-нче «Лыжня России» дигән бөтенроссия массакүләм чаңгы юлы ярышларында Саранск ишетү буенча кимчелекләре булган мәктәп-интернаттан ун укучы белән дүрт педагог катнашты. Алар арасында егерме сигез ел бу уку йортындагы укучыларга белем биргән Роза Мухаметжан кызы Абсалямова (фотода - сулдан дүртенче) иде. Ул 27 ел чаңгы ярышларында катнаша һәм укучыларында да бу спорт төренә мәхәббәт тәрбияли. Призлы урыннар да яулаганы бар.
«Лыжня России» ярышында катнашучыларны Саранск шәһәре Главасы, оештыру комитеты рәисе П.Н.Тултаев, Мордовиянең спорт министры беренче урынбасары В.Ф.Учайкин һәм башкалар котладылар. Чыгышларында «Лыжня России» республикабызның төрле яшьтәге, төрле милләт һәм төрле дин кешеләрен берләштерүче чара булып торуын әйттеләр.
Бу көнне җиңелүчеләр дә булды, әмма барлык катнашучылар рәхәтләнеп чаңгыда шуып, күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар. Фиништан соң теләге булган һәркем кайнар чәй дә эчә, итле карабодай боткасы да ашый алды. Ярышта катнашулар өчен күңел ачу программалары да каралган иде.

 

Наилә Насырова