Россия һәм Мордовиябез өчен 2018 ел истәлекле иде. Футбол буенча үткән Бөтендөнья Чемпионаты хәтерләргә тирән уелып калды.
Мин үзем бу төр спортны бик тә яратам, шуңа олы вакыйганың һәрбер мизгелен хәтеремдә калдырырга телим. Ноябрь аенда Дубенка районы Кочкурово гомуми белем бирүче урта мәктәбебезгә “Спорт яратучы Мордовия” дигән теманы ачыклаган  “Сүз сәнгате” («Искусство слова») инша конкурсының юлламасы килде һәм укучым Ильнур Рахметуллов нәкъ бу теманы ачыклап инша язачагына бер дә шикләнмичә тотынды. Ул «Публицистика» номинациясенең «Хат» жанрын сайлады. Ильнур минем җитәкчелегемдә яраткан футболисты Криштиану Роналдуга хат язды.   Ильнур хатында Роналдуның футбол уйнауда булган стилен, аның матур штрафнойларын, оста пенальтиларын ошатуын белдерде. Шулай ук хатта республикабыз өчен, спорт өлкәсендә булган уңышларыбыз өчен горур булуы турында да язды. Бөтендөнья Чемпионатында сборныебызның шундый нәтиҗәле уены өчен бик шат һәм горур икәнен белдерде.
Шулай ук  Ильнур Рахметуллов футбол, баскетбол, лапта һәм башка төр уеннарын уйнарга өйрәткән үзенең физкультура укытучысы Михаил Анатольевич Стволков турында да хатында сөйләде.
Нәтиҗәдә, Дубенка районында укучым Ильнур Рахметуллов «Публицистика» номинациясендәге иншасы белән 10-13 яшьлекләр арасында лаеклы беренче урынны яулады һәм Саранск-тагы нәтиҗә ясала торган конкурсның республика турына җибәрелде. Январь ае азагында нәтиҗәләр билгеле булды. Зур уңышка без бик шат, чөнки Ильнур Рахметуллов ярышта беренче урын алып, Дубенка районы Кочкурово мәктәбенә җиңү алып килде.

Альфия Узбякова, Кочкурово мәктәбе укытучысы