Һава торышын аңлап бетереп булмый: я каты салкын, я буран, я җылытып куя. Ә авыл хуҗалыгында хезмәт иткән кешеләргә теләсә кайсы вакытта да эш табыла. Яз башы ае кергәч бигрәк тә.
Үткән елгы корылыктан соң, Мордо-виядә язгы чәчүгә әзерлекне күптән башладылар инде. Ел саен районнар арасындагы үтә торган взаимопроверка быел да бара. Бу турыда регионыбыз министрлыгы пресс-хезмәте ишеттерә. Авыл хуҗалыкларыбызда чәчүгә техника, ягулык һәм майлар, орлыклар  һәм ашламалар һәм башка кирәк-ярак әзерлеге буенча тикшерүләрдә республикабызның хөкүмәт вәкилләре, район һәм авыл хуҗалыклары җитәкчеләре, «Гостехнадзор» белән «Россельхозцентр» хезмәткәрләре, Авыл хуҗалыгы һәм азык министрлыгы белгечләре катнаштылар. Тулаем алганда, бүгенгә Мордовия хуҗалыкларының күбесе чәчүгә әзерләр. Бу юнәлештә эшләгән комиссия билгеләгән кимчелекләрне, нәтиҗәләр ясаган утырышта  Мордовия Правительствосы Председателе Владимир Сушков чәчүгә кадәр бетерергә дип кисәтте.
Язгы чәчүгә әзерлек Атюрьево районы ООО МАПО «Каменка»да эшләр ничегрәк бара, шуңы белдек. Көннең я буран, я яңгыр, я җил-давыл, я кояш та елмаеп караган булуына карамастан, механизаторлар мастерскойларында техникаларын ремонтлау белән шогыльләнәләр. Мәсәлән, сварщик Петр Стяпин эретеп ябыштыру белән мавыга.
- Прицеплы тележканы ремонтларга кирәк, юкса тиздән эш тагы да кызуланачак. Март ае үтеп киткәнен сизеп тә булмас, ә апрельдә барлык техника чәчүгә әзер булырга тиеш. Кыш көне дә эшсез утырмадык. Я мал-туар абзарларында нәрсәдә булса ябыштырдым, я  гаражда, - ди Петр әңгәмәсендә.
Петр Стяпиннан башка,  Наиль Агеев белән Рушан Алимбеков тракторларын ремонтлыйлар. Аларның көчле техникасы, ә ул  «Джон Дир» маркалы трактор, бик тә зур тәртиптә булырга тиеш дип саный алар. Авыл хуҗалыгы эшләре Наиль белән Рушанга күптән инде таныш. Тырыш хезмәткәрләр иртә килгән яз башыннан алып, караңгы көзгә кадәр, авыл кырлары эшләре белән мавыгалар. Яшүсмер чакларында ук, әти-әниләре белән бергә, җәй көннәре колхоз эшләрендә мәктәпкә киенерлек акча эшләп тордылар. Һәм бүген дә җир эшләре белән шогыльләнү алар өчен табигый теләк булып тора.
Атюрьево районында быелгы чәчүгә әзерлек турында хуҗалык җитәкчесе В.Н.Кучеров сөйләде: «Язын - чана, кышын - арба әзерлә дип юкка гына әйтмиләр. Уңышны җыеп алу белән техникабызны, алдан ремонт эшләрен билгеләп, саклау урынына тапшырабыз. Шунда язгы чәчүгә кадәр әкренләп ремонт эшләрен алып баралар безнең хезмәткәрләр. Кирәкле тимер-томырны, запчастьләрен базадан алдан алган идем, җитмәгәнен бу көннәрдә тагы барып алачакмын. «Джон Дир» белән Т-150, прицеп инвентарен беренче чиратта ремонлыйбыз. Биредә кемгә таянырга бар: механизаторларыбыз ремонт эшләренә җаваплы карый һәм һәрберсе үз эшен яхшы белә. Шулай ук алдан әзерләп куйганга, язгы чәчүне уңышлы үткәрү өчен минераль ашламалар белән тәэмин итү, ГСМ, орлыклар белән проблемалар булмый һәм март азагына кадәр техникабызны да ремонтлап бетерәчәкбез. Тагы ипи үстерүчеләребезнең 3,5 мең гектар җирдә язгы чәчүне уңышлы үткәрәселәре бар: 2200 гектар - арпа, 300 гектарда - бодай һәм 500 гектарда солы; моңа өстәп - вико-арпа. Кар китү белән озимойларны тукландырырбыз, ә ул 1700 гектар бодай белән 813 гектар арыш. Яровойларны хуҗалыгыбызда ашлама белән тукландырып чәчәбез. Уңышыбыз агротехник алымнарын барысын бергә кулланудан килә, ди».

Наилә Насырова