Ельник районы Ильич исемендәге ачык чикле мөмкинчелекле җәмгыять-челегендә унтугыз ел машина йөртүче булып хезмәт итә Наиль Рәхим улы Утешев.
Балачактан ук ул машина руле турында хыяллана. Шоферлыкка белем алгач, бераз эшләп өлгерә һәм  Советлар Армиясе сафына хезмәткә алына. 1978 - 1980 елларда Наиль Рәхим улы Утешев Германиядә хәрби хезмәттә була. Алган профессиясенә тугрылыклы булып, водитель буларак, минометлар батареясендәге тягачны йөртә. Хәрби хезмәтне лаеклы башкарып кайта. Чит илләрдә хезмәт итүчеләрнең армиядә алган тәҗрибәсе һәм тәртибе гомерлеккә кала, диләр. Язма героебызның да тормыш кредосында шулар була: олы тәҗрибә һәм бар җирдә тәртип. Нәтиҗәдә, машина руле артында тормышының күп өлешен, кырык елын үткәрә Наиль Рәхим улы Утешев. Армиядән кайткач, 1981нче елны, Ельник районындагы «Сельхозтехника»га эшкә урнаша, «Урал» машинасын йөртә. Аннары ун ел, реорганизациягә кадәр, «50 лет СССР» колхозы шоферы була. Менә инде ике дистә елга кадәр, 2000 елдан, Наиль Рәхим улы – Ильич исемен йөрткән ОООның водителе. Ул «ГАЗ-53»тән бернинди авырлыксыз зур һәм көчле «КамАЗ»га күчеп утыра. Универсаль машина йөртүче хуҗалык эчендә һәм еракларга төрле груз күчерү белән шогыльләнә. Уңыш җыйган вакытта кыр белән ашлык амбарын иртәнге таңнан кояш батканчыга кадәр ничәмә-ничә тапкыр үтә; машинасында ашлык ташый, мал-туарга кышка азык әзерли. Тырыш хезмәте өчен Наиль Рәхим улы Утешев Мордовия авыл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәте (Благодарность Министерства сельского хозяйства РМ) белән бүләкләнә. Авыр, җаваплы ул шофер булу, әмма Наиль Рәхим улы сайлаган эшен яратып башкара.

Н.Хәлил