Язгы кыр эшләренә әзерлек тулы куәткә бара. Мордовия Главасы В.Д.Волков республиканың авыл хуҗалыгы тармагын үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Мөһим чарада РМ Дәүләт Җыены Рәисе В.В.Чибиркин, республика Правительствосы Рәисенең беренче урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры В.Н.Сидоров катнашты.
Республика киңәшмәсендә муниципаль районнар башлыклары, АПК тармаклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклары белән эшләү буенча идарә белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре дә катнашты. Республикабыз башлыгы беренче эш итеп 2018 елда авыл хуҗалыгы тармагы эшенә анализ ясады. Агросәнәгать комплексының мөһим казанышлары арасында В.Д.Волков авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү үсешен атады: «Ирешелгән күләмнәр республика халкын гына түгел, башка төбәкләргә һәм чит илгә тулаем җыемнан 70% ка кадәр продукция белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә».
Мордовия лидеры агымдагы елда һәм киләчәктә агросәнәгать комплексының мөһим бурычлары арасында авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлауны киңәйтүне атады. Ул билгеләп үткәнчә, Мордовия халкы җирле продукциягә өстенлек бирә, аны куллану дәрәҗәсе уртача 92% тәшкил итә. «Унҗиде төр продукция тикшерелде, - дип ассызыклады төбәк башлыгы. - Республика халкы җирле икмәк-күмәч әйберләре (98%), сыр (97%), шикәр (97%), казылык әйберләре (96%) һәм атланмай (95%) җитештерүчеләргә өстенлек бирә. Шул ук вакытта халык Мордовиядә җитештерелгән продукт-ларның сыйфатын югары бәяли. Марканы тотарга кирәк!»
Мордовия башлыгы аграрийларның игътибарын дөньяда экологик чиста һәм сыйфатлы азык-төлек продуктларына спрос үсүенә юнәлтте, эре челтәрләргә продукция җибәрүне арттыру белән беррәттән, үз сәүдә секторын үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Владимир Дмитриевич күтәргән тагын бер мөһим тема - язгы кыр эшләре башлану. «Без аларга яхшы әзерләнергә, максималь җайга салынган, грамоталы һәм оператив рәвештә үткәрергә тиеш. Кайбер районнарда чәчү мәйданнары, орлык материалының сыйфаты, ашламалар һәм техниканың әзерлеге мәсьәләләрен җентекләп хәл итәргә кирәк, - дип билгеләп үтте ул. - Спутник навигациясен һәм заманча технологияләрне куллану коэффициентын арттырырга кирәк».
Республикабыз агросәнәгать комп-лексының торышы турында җентекле доклад белән Мордовия авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры В.Н.Сидоров чыгыш ясады. Ә АО «Росагролизинг» гамәлгә ашыра торган программалар турында региональ үсеш юнәлеше җитәкчесе Ольга Дудорова сөйләде.
Беренче апрельдә кайбер районнарда чәчү эшләрен башлап җибәрделәр инде.

Н.Хәлил