Кадошкино урта мәктәбе базасында «Ел укытучысы-2019» һөнәри осталык конкурсының район этабы узды. Анда үзләрен һәм коллективларын тәкъдим итүче дүрт педагог катнашты. Латыш урта мәктәбенең математика укытучысы Роза Равил кызы Бадамшина, Большие Поляны төп мәктәбенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнәб Хөсәен кызы Кильдеева, Адаш урта мәктәбенең чит телләр укытучысы Татьяна Федоровна Кадейкина, Кадошкино урта мәктәбенең рус теле укытучысы Светлана Александровна Псянина ярышта көч сынаштылар; педагоглар үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Жюри әгъзаларына 2019 елда районның иң яхшы педагогы исеменә лаеклы кандидат сайлау җиңелләрдән булмады. Ул Светлана Александровна Псянина булды.
Укытучы һөнә-рендә очраклы кешеләр юк. Аларның тормышы - күптавышлы укучыларда, балалар дөньясында, тәрбиядә күргән педагогик хезмәт бәхете. Аларның һәркайсы горур укытучы исемен йөртә.