Юллама турында булган фикерләр белән «Юлдаш» битләрендә уртаклашуны дәвам итәбез. Шулай, Беренче санлы Ләмберә урта мәктәбе директоры Юнир Бәсыйр улы Мензуллин мәгариф өлкәсендәге фикерендә:
- Республикабыз җитәкчесе В.Д.Волковның Мордовия Дәүләт Җыелышына юлламасында мәгарифнең алга таба үсеше мәсьәләләренә зур игътибар бирелүе бик мөһим. Укучының мәдәни нормативы кирәклеге белән тулысынча килешәм. Тарихыбызны, мәдәни мирасны өйрәнү, республиканың мәдәни тормышына җәлеп итү - болар барысы да үз иленең лаеклы гражданинын тәрбияләүдә әһәмиятле роль уйный. Яшермим, мин үзәк телевидение программаларының берсен ачкач, егет һәм кызларның репортер сорау-ларына җавапларын ишеткәч, чын-чынлап исем китте. Аңлашылганча, аларның кайберләре 1812 елгы Ватан сугышы геройларының исемнәрен дә белми икән. Ишеткәнемчә, Наполеон «Мәскәүне генә түгел, Питерне дә алган булып чыкты». Ә Гражданнар сугышы геройларының исемнәрен атауны сораганда, алга киткән яшьләр дип әйтелүчеләре, детальләрдә нинди зур хаталар ясыйлар! Хәзер теге яки бу вакыйгаларны, эпоха-чорларны ничек кенә атап йөрмәсеннәр, без үз тарихыбыздан баш тартырга тиеш түгел. Балаларыбыз Россияне таныткан олы полководецларның исемнәрен белергә тиеш. Театрларга йөрергә, сәнгать дөньясы белән якынаерга тиешләр.
Ватаныбызның олы уллары эшләрен кабул итәргә, яки итмәскә мөмкин, әмма алар турында белергә тиешбез. Һәм менә шунда, минем карашка, бәлки, мәктәпләргә танылган якташларның исемнәрен бирү дә урынлы булыр? Мәсәлән, безнең мәктәпкә аны ачучы Камаллетдин Летфулла улы Усманов исемен, Пензятка мәктәбенә - Асым Айзятулла улы Баляев исемен һәм шулай башкаларга да. Бу да безнең кече ватаныбыз тарихын өйрәнүдә үз ролен уйныйачак дип уйлыйм.