Ковылкино шәһәренең Спорт сараенда гадәттәгечә, 17нче тапкыр бертуган Куняшевлар призларына мини-футбол буенча турнир узды.
Футбол спортның иң массакүләм һәм популяр төре булып кала. FIFA-2018 дөнья чемпионаты ил һәм республикада футбол үсешенә яңа этәргеч бирде. Ковылкино районында һәм Мордовиядә танылган футболчылар бертуган Куняшевлар - Анатолий, Рифат, Рафик, Шәймәрдан һәм Евгений - футболга күп кенә искиткеч спортчылар үстереп, эстафетаны мирас буенча яшь буынга тапшырды: ике туган һәм өч туган кардәшләр, оныклар һәм күпсанлы нәселдәшләр бирде. Һәр турнирга алар гаиләләре белән килде һәм килә. Яшьләр арасында футболны үстерүдә зур әһәмияткә ия булган Анатолий Куняшев бу турнирны бик кирәкле дип атады. Аның сүзләрен футболистлар династиясенең кечерәк буын вәкилләре дә хуплады. Аларның авырган чаклары булса да, Ковылкино стадионында үткән «Спартак»ның бер генә уенын да калдырмыйлар.
- Беренче турнир көненнән алып 17 ел эчендә футбол уйный торган тулы бер буын үсеп чыкты. Спорт комитетына, бигрәк Дмитрий Глушичкинга рәхмәт! Ул һәрвакыт ярдәм итә. Тренировкаларыбызны үткәрү өчен атнага өч тапкыр зал бирә. Безнең максат - футболны пропагандалау. Уенчыларны урамнан сайлыйбыз һәм шулай күбесен зарарлы гадәтләрдән: алкоголь, тәмәке тарту, наркотиклардан тартып алабыз. Үземә килгәндә, мин җиденче сыйныфтан футбол уйный башладым, хәзер миңа 63 яшь. 80нче елларда Мордовия беренчелегендә, Идел буе зонасында уңышлы уйнадык. 90нчы елларда Идел буе җиңүчеләре булдык. Павловскида чыгыш ясап, Кубаньда көчле халыкара класслы мастерлар командасы белән очрашырга туры килде. Ковылкино «Спартагы» уңышларында безнең, бертуган Куняшевларның казанышы бар, - ди Шәймәрдан (Александр) Жарулла улы Куняшев. - Хәзер эстафетаны яшь буынга, Ковылкино җыелма командасы өчен уйнаган өлкән племяннигым Эдуард Курепинга тапшырдык. Мини-футбол буенча һәр турнирга Петербургтан килә ул һәм турнирда катнашучыларга яхшы бүләкләр дә китерә.
Турнир үткән көнне, командалар уенын карау өчен, күп кенә футбол яратучылар, көчле җанатарлар спорт Сараена килделәр. Шәймәрдан Жарулла улы Куняшев мини-футбол буенча чираттагы турнирны ачты һәм анда катнашучы командалар саны ике дистәгә якынлашуын билгеләп үтте. Бу традиция дәвам итәр, дигән ышаныч бар, ди нотыгында ул. Шулай ук моны Санкт-Петербургтан килгән Ковылкино «Спартагы»ның элеккеге уенчысы Эдуард Курепин - Куняшевларның зур нәсел шәҗәрәсе әгъзасы да раслады.
- Кечкенәдән футбол белән мавыктым. «Спартак» өчен уйнадым. Ярышлар вакытында гомерем буена истә калган мизгелләр булды. Мәктәптә укыганда, өлкәннәр командасы өчен уйнагарга туры килде; җәрәхәтләнгән Валера абыем Куняшев алмашына чыктым. Бу уен минем гомерем буена истә калды. Ул чакта футбол кырына өлкәннәр белән һөҗүмче буларак беренче тапкыр чыккан вакыт иде. Нападающий буларак күп голлар сугылды. Шулай футболист булып киттем. Санкт-Петербургта да футбол уйнавымны дәвам иттем: НПО «Поиск» командасын оештырдым. Балалар белән төрле ярышларга чыгабыз: Кырымда, Сочида футбол уйнап кайттык. Өлкән буыннан эстафетаны кабул итеп алгач, мин һәм ике двоюродный братларым Куняшевлар футбол гаиләсенең күркәм традицияләрен дәвам итәбез. Үз балаларыбыз үсә, алар да спорт белән мавыга, футбол уйный. Бертуган Куняшевлар призларына мини-футбол буенча турнир озын гомерле булачагына ышаныч бар, - дип үз фикерләре белән уртаклашты чираттагы тапкыр Нева ярларыннан кече ватаннарына килгән кунак Эдуард Курепин.
Турнирның мактаулы кунаклары арасында Мордовия Республикасы футбол федерациясе рәисе Александр Яшков та бар иде. Ул спорт чарасына һәм футбол белән яшәүне дәвам иттерүче, буыннан буынга тапшыручы атаклы Куняшевларның хәрәкәтчәнлегенә югары бәя бирде: «Этот турнир является одним из значимых соревнований в каждом футбольном сезоне Республики Мордовия. Значим чем: во-первых, это передача традиций старшего поколения младшему. На примере братьев Куняшевых можно учиться, как любить и играть в футбол. Можно быть не только хорошим футболистом на поле, но и порядочным человеком в жизни, каковыми являются организаторы турнира братья Куняшевы, отличающиеся своей высокой порядочностью, профессионализмом, добротой и пониманием к окружающим.
Чем еще характерен этот турнир? Это авторитет не только города Ковылкино, Республики Мордовия, поскольку в нем участвуют команды из ближайших областей: Пензенской области, присутствовали несколько команд, из районов нашей республики. И по сути это одно из значимых соревнований, которым мы закрываем мини-футбольный сезон в республике. И все с большим удовольствием приезжают на этот турнир – уже старые знакомые и новые команды появляются. Эта своеобразная эстафетная палочка переходит из поколения в поколение – она очень значима в развитии и становлении футбола в нашей республике», - ди чыгышында А.В. Яшков.
Ике көн дәвамында Ковылкино ФОК футбол мәйданчыгында әлеге зур спорт чарасына иганәче (спонсор) бертуган Куняшевларның төп кубогы һәм приз-лары өчен көрәштеләр. Кадошкино районының «Большие Полянки» татар футболчылары командасы беренче төркемдә яхшы уен күрсәттеләр, алар көндәш капкасына 10 гол кертте, үз командаларына ике тапкыр азрак керттерде. Мактаулы 3нче урынны алдылар. Командага шулай ук РМ футбол Федерациясе Рәисеннән махсус бүләк тапшырылды.
Мини-футбол буенча узган елгы кубок иясе Пенза өлкәсенең Түбән Ломов командасы бу сезонда аны көрәшсез оттырды. Бу юлы «Слобода» командасы иң яхшы уен күрсәтте. Краснослободский районы футболчылары көндәшләренә каршы кискен көрәштә 7 туп аермасы белән уйнады: 12 гол кертеп, үз капкалары сеткасына 5 туп керттерде. Аларда - төп кубок һәм призлары белән алтын. Икенче төркем буенча 1 нче урынны Наровчат авылыннан кунаклар алды. Инсар районы ике команда белән таныштырды. Беренче төркемдә инсарлылар 4нче урынга чыктылар, ә икенчесендә Инсар командасы мактаулы призлы урын яулады. КЭМЗ һәм ДЮСШ командалары бу сезонда 2 нче урын белән канәгать булдылар. Төп кубок кабат Ковылкинодан читкә китте. 17нче турнирда Самаевка, Курнино, Шингарино, җирле хәрби гарнизон һәм «Сәламәтлек Төркеме» авыл футболчылары да актив катнашты.
Турнирны ябып, Шәймәрдан Куняшев барысын да мини-футбол буенча уздырылган турнир белән котлады. Нева ярларыннан килгән кунак Эдуард Курепин иң яхшы уенчыларга: капкачы, һөҗүмче, сакчыларга лаеклы бүләкләр тапшырды... Турнирның барлык катнашучыларына рәхмәт белдереп, киләсе елда бертуган Куняшевларның күчмә кубогы өчен көрәш кызыклы һәм күпсанлы булыр дип ышаныч белдерде.

Наилә Насырова