Чугуновлар гаиләсендә дүртенче бала туды
Айсылу белән Виталий Чугуновлар гаиләсендә дүртенче балалары - Дарина исемле кыз балалары туды.
Бәхетле әни бу көнне үзенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге аккаунт битендә болай язып куйган: «Ура! Безнең кызыбыз бар!». Ә күптән түгел ул «Темниковские новости» газетасы корреспондентына балаларның аның тормышының мәгънәсе турында сөйләде. Өч олы балалары кечкенә сеңелләренең дөньяга килүен түземсезлек белән көткәннәр.
- Мин тумышым белән Торбеево районы Татар Юнки авылында тудым, - дип сөйли Айсылу. - 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Жуково профлицеенда пешекче һөнәрен үзләштердем. Минем булачак тормыш иптәшем дә шунда ук укый иде. Вакыт узу белән безнең арада туган якты хисләрне законлаштырып куйдык. Туйны 2008 елда Тат.-Юнки авылында уйнадылар.
Хәзерге вакытта ирле-хатынлы «Атяшевский» җәмгыятьчелегендә хезмәт итәбез. Виталий - упаковка линиясе операторы, ә Айсылу, бала тудыру алдыннан, пакетчы (упаковщица) булып эшләде. Виктория - Чугуновларның олы кызлары, быел 8 нче сыйныфта укый. Ул бик акыллы һәм оста кыз булып үсә. Әнисе хастаханәдә булганда, кечкенә сеңел-энеләре, аның борчулары аркасында, һәрвакыт ашаткан-эчергән, юаткан, ә йортта – тәртип. Укудан һәм өй эшләреннән бушаган вакытта, Вика рәсем ясарга ярата, ата-аналар аның мавыгуын һәрьяклап хуплый. Икенче кызы - Кристина 6 нчы сыйныфта укый. Кыз бик тыңлаучан булып үсә, олы сеңлесеннән калышмаска тырыша. Ул балачактан ук туку белән мавыга. Биш яшьлек энесе Богдан белән алар су тамчысы шикелле бер-берсенә ошыйлар. Сабыйлар бер-берсенә бик тә бәйләнгән. Богдан - кызыксынучан бала. Ул «Лего» җыярга, олыларга булышырга ярата. Хайваннар, аеруча динозаврлар турында роликлар аны бик тә кызыксындыра. Яшь булуына карамастан, ул динозаврларның күп төрләрен белә һәм аларны тасвирлау белән чамалый ала.
Ир белән хатын, балалары туганнан бирле, якыннарына карата сакчыл мөнәсәбәт, кайгырту һәм мәхәббәт тәрбияләргә тырыша; бер-берсенә ярдәм итәргә һәм аңлап яшәргә өйрәтәләр. Балалары яхшы кешеләр булып үсәрләр һәм барлык юллар алар алдында ачык булыр дип ышаналар. Ә ата-аналар бәхетле, болытсыз балачагы булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлиләр.















