Депутат халык наказларын тормышка ашыра
Пензятка авылында гомер итүче Надия Харис кызы Заликова, Пензятка урта мәктәбе директоры да, Мордовия Респуб ликасы Дәүләт Җыены депутаты (депутат Государственного Собрания РМ) да. Аның белән әңгәмә.
Сайлау алды кампаниясе дәвамында Ләмберә районының барлык авылларында диярлек узган сайлаучылар белән очрашулар күп булган һәм авыл кешеләре куйган төп мәсьәлә - юллар, аларны ремонтлау яки төзү.
Сайлаучылар наказын тормышка ашырып, Надия Харис кызы, «Бердәм Россия» депутаты буларак эшләнәсе эшләрне контрольдә тота. Ул Ләмберә районы Пензятка авылының «Юбилей» урамы буенча урнашкан юлны капиталь ремонтлау эшләре төгәлләнде, ди. Урам буенча 490 метр озынлыктагы юл төзелеше кыенлыклары буенча- капиталь ремонт. Бәясе 4,7 миллион сумнан артып киткән. «Горький» урамында яшәүчеләр юлсызлыктан җәфа чигә. Бу шәһәр яны авылында асфальт җәелмәгән бердәнбер урам: актуаль һәм әлегә бу иң авыр сорау булып кала.
- Быел Аксёново авылының «Молодежный» урамы юлын да асфальтладылар, баганаларга утлар да куйдылар – бу да сайлаучыларның теләге иде. Әйтеп китәргә кирәк, Татар Свербеевкасының үзәк урамына яңа юл төзеделәр. Без эшнең сыйфатын контрольдә тоттык. Иртәгә Пензятка авылы администрациясе җитәкчесе Гаяз Камиль улы Кудяков (Пензятка урамнарында энергияне саклаучы-энергосберегающие лампочкалар куйдырды) белән юлларның сыйфатын тикшерү буенча депутатский контроль үткәрербез, ди Надия Харис кызы Заликова. - Авылдагы почта бинасын капиталь ремонтлау өчен экспертлар эшли башлады, мәктәбебез бинасына капиталь ремонт 2025 ел планына керде.
Шул ук вакытта һәр авыл җирлегендә үз проблемалары бар. Мәсәлән, күп-фатирлы йортлар белән бәйле канализация агымы проблемасы шул ук Пензяткада кискен тора. Мондый проблеманы тиз чишеп булмый. Ә Аксёново авылында тагын бер наказ булган - укучылырны өйләренә озату; аны да ишеттерде депутат. Бу авылның бер очыннан икенчесенә 3 км якын юл. Надия Заликова аң-латканча, мәктәп автобусын бил-геләү өчен кайбер таләпләр бар, алар арасында юл киңлеге, километр, борылыш мәйданы һәм башка пунктлар.
- Хәзерге вакытта, әйтик, Пензятка мәктәбендә 107 бала укый, шул исәптән Татар Свербейкасында, Рус Свербейкасында, Щербаковода һәм Блохиновода яшәү-челәр. Аларны автобус йөртә, әмма укучыларны өйләренә кадәр озатып куймый – билгеле урыннан алып мәктәпкә килә һәм билгеле урынга илтеп тә куя гына, дип аңлатты әңгәмәдәшем.
Әле генә уку елы башланды. Аның алдыннан барлык җәмгыятчелек Россия көнен билгеләп үтте. Шул исәптән Н.Х.Заликова, депутат буларак һәм Пензятка балалар бакчасына йөргән оныгы Сафия Эмиль кызының әбисе буларак та, бу көнне бергәләп бәйрәм итә: фотода дәлил. Ә уку елы башлангач, һәр дүшәмбе көн Россиянең һәрбер мәктәбендә «Разговор о важном» дигән дәрес үтә. Шулай, 5 сентябрьдә 5 сыйныфта «Белем көне»нә багышлаган дәресне Надия Харис кызы Заликова үткәрә һәм Россия флагын да тантаналы рәвештә күтәрә. Шулай итеп, педагогик хезмәте белән бергә, әкрен-әкрен генә, депутатка биргән халык наказларын да тормышка ашыра ул.
Наилә НАСЫРОВА















