Яңа уку елы башланыр алдыннан Мордовиядә «Яңарту перспективала-ры: фаразлардан стратегияләргә» дигән республика мәгариф форумы узды.
Бу педагогик җәмәгатьчелек, мәгариф идарәсе органнары һәм ата-аналар өчен чираттагы уку елы башланыр алдыннан традицион чара. Форумның пленар утырышында Мордовия Башлыгы Артём Алексеевич Здунов катнашкан иде.

Дәүләт тарихын белгән һәм хөр-мәт иткән, ил язмышында катнашырга әзер гражданны тәрбияләү - мәктәпнең мөһим бурычы; бу укыту-чы эшенең аерылгысыз өлеше. Тәрбия темасы пленар утырышта мәгариф системасының барлык юнәлешләре буенча фикер алыш-канда беренче планга чыкты.
Форум барышында дәүләт бү-ләкләре дә тапшырылды. Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбенең рус, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Равиль кызы Поташованы да бүләкләделәр. Мордовия Башлыгы Артём Алексеевич Здунов «Благодарность Главы РМ» Светлана Равиль кызына үзе тапшырды.
Светлана Равиль кызы 25 елга якын педагогик хезмәтен намуслы башкара. Ул мәктәп укучыларына татар теленә мәхәббәт тәрбияләп кенә калмый, укучылары төрле олимпиадаларда һәм конкурсларда катнашып уңышларга ирешергә өйрәтә. Үзе дә актив: төрле чараларда катнаша. Шулай, С.Р.Поташова Татарстан башкаласы Казан шәһәрендә узган «Укучыларга бирелгән йөрәк» номинациясендә «Иң яхшы татар те-ле һәм әдәбияты укытучысы -  2022» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды. Барлык хезмәт җимешләрен исәпкә алып, Мордовия Башлыгы А.А.Здунов шәхсән үзе хөкүмәт бүләген Светлана Равиль кызына тапшырды һәм күпьеллык намуслы хезмәте, татар халкының телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде.
Мордовия татар теле укытучылары Светлана Равиль кызы Поташова хезмәтенә югары бәя бирүләре белән котлыйлар һәм иң матур, изге теләкләр - саулык, бәхет телиләр. Алда тагы да зур уңышлар көтсен сезне, Светлана Равильевна!