Балаларны мәктәптә тукландыруга дәүләт дәрәҗәсендә аерым игътибар бирелә: нормативлар билгеләнгән, белем бирү учреждениеләрендә аш-су сыйфаты өчен контроль һәм катгый җаваплылык кертелгән. Бүген, яңа уку елы башлангач, әлеге теманы аерым көн тәртибенә куеп Мордовия күләмендә сөйләнелә. Тормышта бу таләпләр ни-чегрәк үтәлә: сүзебез шуның турында. Башта мәгариф җитәкчесе Татьяна Анатольевна Кадрякова белән  көн тәртибенә куелган сорау буенча фикер алыштык һәм үзләренең ашханә хуҗабикәләре турында сораштырдым. Ул:
- Ашханәдә укучыларны тукландыруга, ягъни туклану сыйфатына күп баскычлы контроль куелган. Менюга Роспотребнадзорның эксперт бәяләмәсе бирелә. Су һәм азык пробалары анализлары алына, азык-төлекне китерүгә һәм саклауга да аерым игътибар бирелә. Мәктәп туклануына мониторингны мәк-тәп администрациясе һәм район мәга-риф идарәсе үткәрә. Алар теләсә кайсы вакытта пешерергә әзерләгән ризыкларны тикшерергә, балаларның туклану сыйфаты турында сорашырга хокуклы. Моннан тыш, көн саен сыйфат таләпләренә туры килүгә пробаны шәфкать туташы ала. Ата-аналар комитеты вәкилләре дә, үз чиратында, туклану сыйфатын күзәтәләр. Әйтеп китәргә кирәк, укучыларыбыз ашханәбездә рәхәтләнеп ашап чыгалар. Таләпләрне дөрес үтәп пе-шергән тәмле ризыкны укучыларыбыз теләп, с удовольствием ашыйлар.
Персоналга килгәндә, Кадошкино районы Латышовка урта мәктәп укучыларын кайнар аш белән тәэмин итүчеләр - хатын-кызлар. Наилә Усман кызы Симаева - производство мөдире дә, пешекче дә. Аның карамагында Гөлнара Рафаиль кызы Алыкова, ул - кухня хезмәткәре. Алар икесе дә кухняда барысы өчен җавап бирә.
Мәктәп пешекчесе Н.У.Симаева турында берничә сүз. Аның азык-төлек белән эшләү тәҗрибәсе бер пешекче китабына гына сыеп бетми, әмма хатын тыйнак кына елмаеп: «Өйдә пешергән төсле ук башкарабыз, тик зур күләмдә генә әзерлибез, - ди пешекче Наилә Усман кызы. - Балалар өйдә ашыйлар икән - ата-аналарның җаваплылыгы. Өйдә туклануда гаиләдә кабул ителгән традицияләр һәм башка факторлар зур роль уйный. Әмма мәктәп туклануы калориялелеге, энергия сыйдырышлыгы, витаминнар буенча балансланган булырга тиеш».
Наилә Усман кызы Симаева үз эшен төгәл белә - профессионал. Ул һөнәрен күп еллар элек сайлаган һәм аңа тугры кала. Төп мәктәпне тәмамлагач, Саранск кооператив техникумында пешекче профессиясен ала. Аннан Рузаевка районындагы туган авылы Верхний Урледим балалар бакчасында эшли. Ире Р.Ш.Симаев белән 1999 елда танышкач, Латышовка авылына күчеп яши башлый. Тормыш иптәше белән алар кызлары Диананы тәрбияләп үстергәннәр; хәзер ул М.Е.Евсевьев исемендәге педуниверситетта укый һәм туган мәктәбенә әйләнеп кайтырга мөмкин; бары тик укучы буларак түгел…
Кухня эшен мини-җитештерү комбинаты белән чагыштырырга мөмкин; анда һәркем үз участогы өчен җавап бирә, конвейерда төсле. Кухнядагы чисталык һәм тәртип - аерым тема. Моны кухня хезмәткәре Гульнара Рафаэль кызы Алыкова күзәтеп тора. Ул тумы-шы белән Инсар районы Яндовище авылыннан. Латышовкага күчеп килуе сәбәбе- Р.А.Турчаевка кияүгә чыгуы. Ире ашыгыч ярдәмдә шофер булып эшли, кызы Алинә медицина көллиятендә укый. Гульнара ханым белеме буенча - бухгалтер. Берничә ел белгечлек буенча туган авыл колхозында эшли, иминиятче дә (страховой агент) була. Әмма заманалар үзгәрә. Ашханәгә Гульнара белән Наилә бергә - бер көнне киләләр. Бу хакта бер тапкыр да үкенмиләр; хезмәтләре ошый аларга һәм коллективтан да уңгалар.
Тәмле һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп ашаталар Латышовка урта мәктәбе ашханәсендә. Укучылар аш-ханә хезмәткәрләренә иртәнге һәм төшке ашларның тәмле булуы өчен рәхмәт сүзләре әйтәләр. Ә бит балалар мәктәптә көннең төп өлешен - дәресләр, факультативлар, түгәрәк эшчәнлеге... төшке ашны ашамыйча, бала мондый йөкләнешкә-нагрузкага түзә дә алмас иде. Мәктәп ашханәсе эше турындагы уңай фикерләрне педагогик коллектив та ишеттерә. Әлбәттә, заманча укучыларның һәм аларның әти-әниләренең таләпләрен канәгатьләндерү бик җиңел түгел, әмма туклану пункты хезмәткәрләре мәктәп ашханәсен укучыларның иң яраткан урыннарының берсенә әверелүенә ирешкәннәр.

Наилә НАСЫРОВА