Кочкурово районында бик зур ат скульптурасы ясадылар
Сентябрь ае башында Кочкурово районы Подлесная Тавла авылында «Тавла аты» дигән Регионара агач уеп бизәү фестивале узды. Ел саен үткәрелә торган фестиваль, гадәттәгечә, осталарны Мордовиядән генә түгел, Россиянең башка өлкәләреннән дә җыйды.
«Тавла аты» төбәкара агач кисүчеләр фестивален уздыру Президентның Мәдәни инициативалар фонды гранты ярдәме бе-лән мөмкин булды.
Чара музыкант, фольк-лорчы, этнограф, «Торама» төркемен оештыручы Владимир Иванович Ромашкинның туган көнендә музей-йорт территориясендә узды.
Дүрт көн эчендә «Этно-кудо» музее территориясендә төрле төбәкләрдән кил-гән осталар бергәләп Тавла аты скульп-турасын ясадылар: Гиннес рекордлар китабына лаеклы парк скульптурасы булдырылды. Нәтиҗә бик тәэсирле булды: биеклеге 4,5 метр һәм озынлыгы 6,5 метр агач скульптура барлыкка килде. Кыскасы, ике этажлы йорт кадәр. Шулай ук «Этно-Кудо» музеенда борынгы әрзә җырының сигезенче «Зов Торама» фестиваленә йомгак та ясалды. Фестивальнең кульминациясе- чылбырлы тизйөрешле шоу һәм бәйрәм символы - Тавла аты тирәсендә зур әйлән-бәйлән булды.
Әйтеп китәргә кирәк, борынгы заманнардан ук ат, кешенең тугры юлдашы. Аңа барлык халыклар, шул исәптән мордвалар да илаһи булган. XIX-XX гасырларның борынгы мордва каберлекләреннән археологик табылдыклар арасында даими рәвештә ат сурәте төшерелгән бронза зәркән (ювелир) бизәнү әйберләре очрый. Соңгы чорларда һәм бүгенге көнгә кадәр атның стилизацияләнгән образлары торак биналар һәм савыт-саба әйберләре декорының аерылгысыз өлеше.
Мордовиянең Кочкурово районы Подлесная Тавла авылы осталары иҗатында ат төп персонажларның берсе булып тора. Осталар ясаган үзенчәлекле, агачтан киселгән кешеләр һәм хайваннар фигуралары күптәннән Россиядә генә түгел, күп кенә илләрдә дә популяр. Тавла традицион сәнгате бик күп талантлы осталар үстерде. Алар арасында абыйлы-энеле Рябовлар - Петр, Николай һәм Александр да бар; аларның һәркайсы иҗатта тормышка ашып кына калмыйча, үзләренең сәнгать стилен таба алган. Бу аеруча кадерле. Алар осталык серләрен башкалар белән уртаклашалар. Өстәвенә, өлкән Пётрлары сәнгать һөнәрен популярлаштыру омтылышында җитештерел-гән эшләрне күрсәтү белән генә канәгать булмый. Ул бик теләп Мордовиядә һәм илнең башка төбәкләрендә, чит илдә мастер-класс-лар үткәрә. Россиянең һәм якын чит илләрнең төрле почмакларыннан килгән талантлы коллегаларын туган Подлесный Тавласы басуында резчыклар фестивальләрен бик теләп оештыра.
«Тавла осталары союзы» иҗтимагый оешмасы рәисе, Россия рәссамнар Берлеге әгъзасы, Россиянең ха- лык остасы Петр Владимирович Рябов кырык елдан артык агач уеп ясау өлкәсендә халык традицияләренең иң тугры һәм эзлекле дәвамчысы. Рәссам, борыңгы осталар кебек, бер үк персонажларның образларын үзгәртә, алар арасында кеше белән бергә ат. Төрле зурлыктагы ат сыннары: канатлы «Пегаслар», ат рәвешендәге тәгәрмәчле балалар уенчыклары, чаначык-лары һәм сыбызгылары күп.
Петр Рябовның иҗат эшчәнлеге дәве-рендә ул бөтен дөньяда таныла торган үзенең «Тавла стилен» - Мордовиянең иң төп, якты милли сувенирында ат образын характерлый торган сыйфатлар тудыра һәм эшли.
Наилә НАСЫРОВА















