Дубенка районы С.И.Дергачев исемендәге Кочкурово урта мәк-тәбенең барлык сыйныфларында да «Безнең ил – Россия» темасына «Мөһим сөйләшү» («Разговор о важном») дигән чираттагы дәрес үтте.
Тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Альфия Кетдюс кызы Узбякова 10-11 сыйныфларда «Без үзебез туган илебезне булдырабыз» темасына дәресләр үткәрде. Укытучының максаты - илебез тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү белән кызыксыну уяту, гражданлык һәм патриотизм хисе тәрбияләү.
Дәресләрдә «Ватан» төшенчәсен конкретлаштыру, үз карашыңны булдыру, Россиянең мәдәни һәм тарихи бердәмлеге турында күзаллау формалаштыру, гражданлык үзенчәлеген һәм горурлыгын формалаштыру өстендә эшләделәр.
Укучылар дәресләрдә сүзлек мә-каләләре фрагментлары белән эшләделәр, видеоролик карады-лар һәм парлар белән эшләү нәтиҗәләрен презентацияләделәр. Дәресләрдә гомуми нәтиҗә ясадылар: ватанпәрвәрлек - Ватанга мәхәббәт, туган җиреңне ярату һәм тугрылык. Бу эш нәтиҗәләре өстендә Ломат авылыннан йөреп белем алган укучылар да эшләделәр.