Мордовия Республикасы Дәүләт Собраниесе рәисе Владимир Чибиркин «Мордовиягә бизнес тур» төбәкара эшкуарлар съездының йомгаклау чарасында катнашты. Анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Смоленск, Сургут, Пенза, Саратов һәм илнең башка шәһәрләреннән эшмәкәрләр, хакимият органнары вәкилләре, предприятие җитәкчеләре катнашты. Өч көн дәвамында рес-публикада сәүдә, төзелеш, җиңел сәнәгать, хезмәт күрсәтү өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыручы бизнесменнар тәҗрибәсе белән уртаклашу мәйданчыгы эшләде. Съездның максаты - регионнарның бизнес-интеграциясе һәм икътисади элемтәләрен ныгыту. Мордовия башлыгы Артём Здунов исеменнән эшлекле кешеләрне Мордовия Дәүләт Собраниесе рәисе Владимир Чибиркин сәламләде: «Бүген тотрыклы үсеш һәм җаваплы бизнес алып бару принципларын алга этәрү бик мөһим. Эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән эшләү һәм яшьләрне кече бизнеска җәлеп итү республикабыз икътисадында зур роль уйный. Илнең, һәр төбәкнең динамик үсеше шәхси бизнесны үстермичә мөмкин түгел. Бу хакта Россия Президенты берничә тапкыр сөйләде». Владимир Чибиркин билгеләп үткәнчә, федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә норматив база бар, ул бизнесның барлык юнәлешләрендә дә нәтиҗәле эшләргә мөмкинлек бирә. РМ Дәүләт Собраниесе спикеры Съездда катнашучыларга Мордовиядә бизнес җәмәгатьчелеккә ярдәм итү өчен билгеләнгән салым ташламалары турында сөйләде. Шулай ук үз чыгышында Россиягә каршы кертелгән санкцияләрнең икътисадның күп кенә секторларына кагылуын билгеләп үтте. Хәзерге вакытта бизнесменнар өчен иң мөһиме, дип ассызыклады Владимир Чибиркин, икътисадый чылбырларны торгызганда үз урыныңны табу.
Очрашуда сүз яңа чынбарлык шартларында бизнеска ярдәм итүнең федераль һәм региональ чаралары, эшкуарлыкның хакимият органнары белән хезмәттәшлеге, бизнес-җәмәгатьчелекнең төбәк тормышында катнашуы турында барды. РМ Дәүләт Собраниесенең икътисад, сәнәгать һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Ринат Раимов билгеләп үткәнчә, бизнес үсешендә законнар базасы төп роль уйный. «Хәзер Бизнес-мохитнең эчке базарын интеграцияләү һәм үстерү өчен ирешергә кирәк. Без чит ил тиңдәшләренә түгел, ә үзебезнең җитештерүчеләрнең хезмәтләрен һәм товарларын алга этәрергә тиеш», – диде Ринат Раимов.
«Деловар» (Саратов шәһәре) эшмә-кәрләр клубы җитәкчесе Ольга Хаснутдинова съездның ябылу өлешендә күргән тәэсирләре белән уртаклашты: «Делегациябез составында 30 кеше. Без Мордовия компанияләре, заводлары, предприятиеләре, җәмәгать туклануы үсешенең югары дәрәҗәсенә шаккатабыз. Бик күп файдалы инсайдлар, идеяләр, илһамнар үз бизнесларын үстерү өчен бирелде. Файдалы бизнес-элемтәләр җайга салынды».
Йомгаклау очрашуы фикер алышу форматында узды, бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләреннән алдагы эш буенча тәкъдимнәр керде. Мордовия Республикасы Госсобрание рәисе Владимир Чибиркин эшлекле кешеләрне күбрәк активлыкка, хакимият органнары һәм җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлеккә чакырды.

Наилә НАСЫРОВА әзерләде